Гомеренең  саллы бер өлешен Чаллы шәһәре белән  бәйләгән Кадыйр Сибгатуллин  исемен февраль  аенда ак калада хөрмәтләп искә алу традициясе бар.  Быел да  30 нчы мәктәптә  шагыйрь  исемендәге II региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференция эшчәнлегендә Чаллы, Алабуга, Тукай районы мәктәпләреннән 43 укытучы һәм 30 укучы катнашты. Чарага  Чаллыда яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Наилә Миначова, мәгълүмати-методик үзәк  методисты Рәшидә Хисаметдинова,филология фәннәре кандидаты, доцент Рима Камаева һ.б. мәртәбәле кунаклар  чакырылган иде. Узган ел  фәнни-гамәли укулар тулысынча  Кадыйр Сибгатуллин иҗатынколачлаган булса, быелгы укуларның максаты – Чаллы төбәге әдипләренең  тормышын, иҗатын өйрәнү һәм аны педагогик җәмәгатьчелеккә  таныту, пропагандалау  һәм популярлаштыру иде. Халкыбызның милли үзенчәлекле күркәм сыйфатларынкүрсәтү, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә  тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү  бурычларын алга куеп эшләнгән  әлеге укулар, чынлап та,  төбәк язучыларының  иҗатына игътибар зур булуын  күрсәтте.

Татарстан  язучылар берлегенең Чаллы  бүлеге рәисе Факил Сафин тәбрикләү сүзендә  заманында Тукай премиясенә тәкъдим ителгән Кадыйр ага Сибгатуллинны  зур шагыйрь буларак билгеләп үтте һәм аның яшь каләм ияләренә остаз буларак мөһим эш башкаруына тукталды. Мәгариф өлкәсендә  төбәк компоненты бетерелгәннән соң,  әлеге укуларны төбәк  язучыларының иҗатын өйрәнүдә эшчәнлекнең  төрле ысулларын куллануга уңай  мисал буларак бәяләде.

Конференциянең эшчәнлеге 3 секциягә бүлеп үткәрелде. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында»  һәм «Тел язмышы – милләт язмышы» темаларын берләштерелгән беренче  секциядә  Чаллы төбәге  әдипләренең  аерым бер әсәренә анализ, яки әсәрләренә чагыштырма анализ ясалды,  проектлар тәкъдим  ителде. «Табигать  язмышы – милләт язмышы» һәм  «Безнең күңел мәңге калган туган якта»  дигән темалар буенча эшләгән икенче  секция эшчәнлеге әдипләр иҗатында экология темасын яктыртты. Укытучылар башлыча Факил Сафин, Айдар Хәлим, Кадыйр Сибгатуллин, Вахит Имамов, Рәзинә Мөхияр, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова иҗатларына багышлап фәнни-тикшеренү  эшләре башкарганнар. Ә укучылар «Якты йолдыз булып  мәңге балкый илебез күгендә»  темасы буенча  Чаллы төбәге әдипләре турында   видеосюжетлар, презентацияләр белән чыгыш ясадылар.

Мәртәбәле жюри  Алабуга шәһәреннән килгән 10 нчы мәктәпнең татар теле  укытучысы Эльвира Зәйнуллина, 33 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рүзилә Минсадыйкова, 30 нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Рәзидә Хәсәншинаның чыгышларын югары бәяләде. Укучылар арасыннан 30 нчы мәктәп укучылары Гайнанова Диләрә, Ярмиева Алинә, Ахунова Эльвина, 37 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучыларының  эшләре дәрәҗәле дипломнар белән  билгеләп үтелде.

«Кадыйр Сибгат укуларының әһәмиятле ягы – туган телгә мөнәсәбәт үзгәрүгә карамастан, укытучыларның, укучыларның, телчеләрнең телебезне яшәтер өчен куйган хезмәтләре, эзләнүләре. Үзем катнашкан секциядәге чыгышлар миңа бик ошады. Чаллы язучыларының иҗатын өйрәнүнең төрле юлларын тапканнар. Презентациялар ясаганнар, язучы турында мәгълүмат туплаганнар, иҗатларын өйрәнгәннәр. Бу инде арабыздан киткәннәрнең исемен, иҗатын хәтердә яңарту, исәннәрне кадерләү, хөрмәтләүнең мисалы. Шуңа күрә укуларны оештыручыларга, катнашучыларга бик зур рәхмәт. Мин фәнни яктан бәяли алмасам да, бик күп эшләрнең әдәби яктан эшләнешеннән канәгать калдым. Жюри әгъзалары хезмәткә бәя бирү белән бергә, үтемле киңәш-теләкләрен дә җиткерделәр. Киләчәктә дә укуларның дәвамлы буласына, телебез, әдәбиятыбыз яшәячәгенә ышаныч белән кайттым», – дип фикерләре белән уртаклашты  шагыйрә Әлфия Ситдыйкова.

Язучы Айгөл Әхмәтвәлиева да икенче ел рәттән уздырылучы бу конференциянең иң беренче чиратта Чаллы төбәге язучыларының тормышын һәм иҗатын чагылдыруы белән игътибарга лаек  булуын билгеләп үтте. Шулай ук   катнашучыларга  теләкләрен дә җиткерде: «Фәнни эшне әзерләгәндә, укучылар теге яки бу язучының коры биографиясен сөйләп чыгуны гына максат итеп куймасыннар иде, аның иҗаты белән дә беркадәр якыннанрак танышсыннар иде, шигырь-хикәяләрен укысыннар, өйрәнсеннәр иде».  Бу  фикерне куәтләп, мондый күренешнең, чынлап та, шактый тамыр җәйгән  икәнлеген танымый мөмкин түгел. Тормышыбыздагы күзбуяучылык  җәмгыятьнең төрле катламнарына, төрле өлкәләренә үтеп кергән. Кадыйр Сибгатуллин  иҗатында да бу  проблема әледән-әле күтәрелеп торган. Милләтебез язмышы  шагыйрьнең  бөтен гомере буе иҗатында  чагылыш  тапкан.

Кадыйр Сибгатуллин – иҗаты белән дөньяны колачлаган сирәк шагыйрьләрнең берсе. Фани тормышы бары тик 52 ел булган талантлы шагыйрьнең шигъри сүзе вакыт узган  саен яңадан-яңа куәт, мәгънә белән ачыла, кешеләр күңеленә барып җитә. Моннан утыз еллар элек үк әйткән шагыйрь:

Гафу итмәс халык телне кыйнап 

тәхетләрдә утыручыларны. 

...Бер гаепсез башын иеп йөри 

татар теле укытучылары.

Укуларда  хөрмәтле кунак буларак катнашкан  драматург Булат Сәлахов  укыган   «Без  сугышта һаман» шигыре дә  үзенә  күрә бер кисәтү иде:

«Без сугышка күптән киткән идек,

  Без сугыштан әле кайтмаган».

Кадыйр Сибгатуллин укулары һәм шундый рухтагы башка чаралар ярдәмендә туган телебезне, әдәби мирасыбызны саклау  буенча көрәш дәвам итә.

 

 

 

Лилия Фәттахова.

 

 

 

Татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең туган көненә багышланган тантана Əлмәтлеләрнең көтеп алынган бәйрәменә әйләнде. 15 февраль көнне шәһәрнең М.Җәлил һәйкәле янына 200дән артык халык җыелган иде. Җәлил сүзләренә язылган көйләр, салкын һавада, талгын гына, шәһәр урамына җәелә. Тантананы Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Р.Шаһиев ачып җибәрде. Фашист тоткынлыгыннан исән кайткан татар теленең бүген дә саклауга, яклауга мохтаҗлыгын үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Л.Зарипова ассызыклап китте.

Җәлил батырлыгы, шигырьләренең тәэсир итү көче берәүне дә битараф калдырмады. Г.Тукай премиясе лауреаты шагыйрә К.Булатова шәһәрдәшләргә Җәлил шигырьләре белән мөрәҗәгать итсә, М.Әхмәтшина үз шигырьләрен яңгыратты. Язучылар, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, кадетчылар, мәктәп укучылары Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмне Р.Шаһиев һәм шәһәр балалар китапханәсе мөдире А.Мөхәммәтҗанова алып барды. Көн дәвамында ачык микрофон эшләде.

Тантананың икенче өлеше Үзәк паркның «Ассоль» кафесында дәвам итте. Биредә шәһәрнең 2 нче китапханә хезмәткәрләре Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде. Язучылар К.Булатова, З.Дәүләтов, Н.Сабирҗанова, Р.Шаһиев, З.Зарипова. Л.Фәрхетдинова, Ә.Зәйни һ.б. Җәлил шигырьләренең һәрвакыт туган тел, батырык, Ватан, милләт төшенчәләре белән бергә йөрүен искәрттеләр. Полтитехника көллияте егетләре Җәлил шигырьләрен чын батырлык үрнәге итеп яңгыраттылар.

 

Р.Шаһиев

Бөек улы газиз Ватанның  

 

Татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исеме бөтен дөньяга танылган. Герой-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына быел 112 ел. Әлеге уңайдан 15 февраль көнне шагыйрьнең һәйкәле янында шигъри митинг оештырылды. «Илһам» эстрада җыр ансамбле җырчылары чыгышы белән башланган чарага мәктәп укучылары, язучылар, шагыйрьләр, медицина көллияте студентлары, Бөтендөня Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, аксакаллар шурасы рәисе, китапханәчеләр, гомумән, Җәлил иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.

2 нче гимназия укучылары Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Фәтхулла Абдуллин, Нурзия Мирхазова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары патриотик рухтагы шигъри тәлгәшләрен халыкка җиткерделәр.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Муса Җәлил шигырьләреннән төзелгән буклетлар таратты. Алар тарафыннан  «Өзелгән җыр эзеннән» дип исемләнгән күчмә күргәзмә дә оештырылган иде.

Муса Җәлилнең «Җырларым» җырын күмәкләшеп башкаргач, студентлар «Кызыл ромашкалар» дигән флеш-моб тәкъдим итте. Искә алу тантанасы каһарман шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

 

 

 

 Нурзия Мирхазова

 

 

 

Тиңдәшсез батырлык үрнәге

         Чаллы шәһәрендә февраль аенда  күп төрле чаралар үткәрелде. Ә инде 15 февральдә татар халкының каһарман улының һәйкәле торган мәйданда  аны искә алу тантанасы булды. Бирегә Чаллы мәктәпләрендә белем алучы балалар, укытучылар, язучылар, шагыйрьләр, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, Чаллы педагогия университеты студентлары һәм шагыйрьнең иҗатын яраткан, шәхесен хөрмәт иткән шәһәрдәшләребез  җыелган иде.

         Чараны алып баручы  Муса Җәлил исемендәге  үзәк китапханә  хезмәткәре  Роза Хәмидуллина тантананы герой-шагыйрьнең «Җырларым» шигыре белән башлап китте һәм  Җәлилне ныклык символы, илне, Ватанны ярату, фидакарьлек  символы  дип атады.

         Шәһәребезнең Комсомол районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева да: «Җәлил  бик кыска, ләкин якты, батырларга хас гомер юлы узды. Без мондый шәхесләребез белән горурланабыз»,  дип белдерде һәм бирегә килүче балаларга шундый патриотик рухтагы чараларда актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде.

         Чарада  чыгыш ясаган Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин  Муса Җәлилнең рухи ныклыгы барыбыз өчен дә  үрнәк өлге булуына игътибарны юнәлтте: «Һәр елны, көн нинди булуга карамастан,  без бирегә җыелабыз. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз, халкыбызның йөз аклыгы булган шагыйребез белән горурлану хисләре кичереп, үзебезнең иң ихлас сүзләребезне Җәлил рухына багышлыйбыз. Сугыш чорында язылган үлемсез шигырьләре, «Моабит дәфтәрләре»  булмаса да, без аны   бөек  шагыйребез буларак зурлаган булыр идек. Ә Бөек Ватан сугышында күрсәткән  каһарманлыгы, рухи көче,  әсирлектә фашистларга каршы көрәш оештыруы һәм шул вакыттагы бөек иҗаты аны тиңдәшсез  югарылыкка күтәрде. Муса Җәлил белән бергә һәркайсы кабатланмас шәхес булган унбер көрәштәше һәлак була. Тарих мондый тиңдәшсез батырлыкны  белми, кара  көчләрнең җиңелүе өчен  гомерләрен аямаган әлеге каһарманнарыбыз олылауга, данлауга лаек».  

         Һәр әдәби, мәдәни чараны бик теләп, актив яктыртып баручы Чаллы телевидениесе хезмәткәрләре  халыктан  шагыйрь иҗатын белүләре белән дә кызыксынды. Әйе, «Ышанма», «Вәхшәт», «Кызыл ромашка», «Ана бәйрәме», «Бүреләр», «Хат» һ.б. әсәрләр халык  хәтеренә  җуелмаслык булып  салынган  икән. Искә алу чарасы  Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды. Шагыйрь үзенең  яшәү принципларын янә искәртте кебек:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

 

 

Лилия Фәттахова

 

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрь Рифкать Имаевның 70 яше уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып узды.Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, җиде китап авторы Рифкать Имаевны хөрмәт итеп Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе язучы, шагыйрь Факил Сафин,  язучылар Фәтхулла Абдуллин, Нурзия Мирхазова, Түбән Кама шәһәренең Аксакаллар шурасы вәкилләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, студентлар, шагыйрьнең иҗатына гашыйк шәһәрдәшләр, китапханәчеләр килгән иде.

Җыр белән үрелеп барган бу әдәби бәйрәмдә Рифкать Имаевның берсеннән-берсе матур, тирән эчтәлекле, гамьле, табигатькә, туган якка, көндәлек тормышка, мәхәббәткә багышланган шигырьләре яңгырады. Тезмә әсәрләрне ул үзе дә, китапханәчеләр дә сәнгатьле итеп укып, тыңлаучылар күңеленә җиткерә алдылар. Шигырьләреннән Рифкать абыйның гаилә җанлы чын ир-ат, кадерле бабай булуын да белдек һәм, иң мөһиме, яшәү мәгънәсен аңладык.

Юбилей уңаеннан каләмдәшләре тарафыннан язылган багышлау шигырьләре дә искиткеч ихлас яңгырады. Аларда авторның тыйнаклыгы, эш сөючәнлеге, үз-үзенә һәм, остаз буларак, яшь иҗатчыларга бик таләпчән булуы чагылыш тапты.

Рифкать Имаевның хезмәт юлына күз салсаң да, иҗаты кебек үк, күпләргә үрнәк булуын аңлыйсың. Яшьлегендә үзләштергән һөнәренә тугры калып, ул гомере буе «Нефтехимия» берләшмәсендә эшләгән. Нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстанның атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Ике сәгатькә сузылган кичә халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Нурзия Мирхазова

 

 

 

 Балалар Иҗат үзәгенең актлар залында «Балачак илендә» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәне Иҗат үзәгенең педагогы, Ижевка мәктәбенең татар теле укытучысы Чулпан Төхбәтова әзерләгән. Әлеге чарага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе,  республикадагы бердәнбер балалар газетасы  «Көмеш кыңгырау»ның баш мөхәррире Факил Сафин, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,  Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты  Рәшит Бәшәр,    Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова, Яр Чаллы педагогика университеты доценты, җырчы, галимә  Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗановалар  чакырылга иде.

Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Лилия Федоровна Галиева һәм Балалар Иҗат үзәге директоры Айдар Сәфәргалин да катнашты.

Язучылар  иҗатын чагылдырган тирән эчтәлекле презентацияләр аша тамаша залына җыелган укучылар, укытучылар һәм китапханәчеләр шагыйрьләрнең һәр шигыре серле бер дөнья икәненә тагын бер кат инандылар. Ижевка авылы һәм 7 нче санлы мәктәп укучылары шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Үзләрен кызыксындырган сорауларга эчкерсез җавапларны ишеттеләр. Әдәбият сөючеләр  танылган әдипләр, аларның иҗатлары,  «Көмеш кыңгырау» газетасының эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.   Әдәби-музыкаль кичә авторларның   сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина һәм җырчы Айдар Сәфәргалин башкаруында яңгыраган җырларны тамашачылар көчле алкышлар белән бәяләделәр. Очрашуда актив катнашкан балаларга язучылар китапларын бүләк итеп бирделәр. Балалар иҗат үзәгенең директоры кунакларга «Рәхмәт хаты» тапшырды.

Менделеевлылар район, шәһәр мәктәпләре, китапханәләр белән берлектә киләчәктә әдәби чаралар үткәрү дәвамлы булачагын әйттеләр. Кичә соңында бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      Әлфия Хаҗиәхмәтова

 

 

Чәршәмбе, 07 Февраль 2018 17:08

«Татар варислары» тел сагында

Казан шәһәренең 165 нче урта мәктәбендә  5 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучылар «Татар варислары» дип аталган оешмага йөри.Бу оешма  мәктәптә ун  ел дәвамында эшләп йөри. Аның җитәкчесе – Кыямова Рушания Котдусовна. Оешманың төп максаты – татар теленә мәхәббәт  уяту  һәм   татар телен өйрәнергә  теләүчеләрне  бергә  туплау. Безнең  үзебезнең  гербыбыз, галстукларыбыз  һәм Президентыбыз  бар. Ул –  11нче сыйныф укучысы Гыйлманов  Наил. Оешмага  керүчеләр Ант әйтә: «Әби-бабаларыбызның  гореф-гадәтләрен сакларга  Ант итәбез!Олыларны хөрмәт итәргә Ант итәбез!  Дус-тату яшәргә    Ант итәбез!  Татар телен  яратып  өйрәнергә Ант итәбез!»  Оешмада барлыгы 22 әгъза.Б ез бергәләшеп спектакльләр куябыз, төрле дәрәҗәле конкурсларда катнашабыз.

Бик еш мәктәп укытучылары укучылар белән берлектә татар телен үстерү буенча  төрле чаралар үткәреп тора. 2017 елның  декабрь   аенда  Татарстан   Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән  һәм  милли мәсьәләләр комитеты  рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашында узган очрашуда Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек.

  Беренче февральдә  «Туган тел айлыгы» башланды. Шушы айлык кысаларында без мәктәбебезгә олы шәхесләребезне – танылган язучыларны, шагыйрьләрне –Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, галим, прозаик, шагыйрь  Хәнәфи Бәдигыйны hәм Татарстанның атказанган уйлап табучысы, шагыйрь Ринат Нуруллинны чакырдык.

Бу очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды. Укучылар үзләре язган шигырьләрен сөйләделәр, әдипләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шагыйрьләр үз чиратларында  балаларга шигырьләрен укыдылар, кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар, китапларын бүләк иттеләр.

Иң кызыгы шул булды,укучылар кунакларны гына тыңлап утырмадылар, алар белән әңгәмәдә, кайнар бәхәсләрдә катнаштылар.

Бу очрашу балаларга бик охшады.Әдипләр киткәч тә әле бу очрашу турында озак сөйләштеләр. Очрашу фәкать якты истәлекләр генә калдырды.

Безгә ышаныч күрсәтеп, идеяларыбызны хуплап, ярдәм итеп торучылар – директорыбыз  Шәмсетдинов Айдар Ильдарович һәм милли  мәсьәләләр  буенча  директор урынбасары Әҗиева Венера   Мансуровна. Бик зур рәхмәт аларга.

 

 Гыйлманов Наил

 

12 февраль көнне гомере буе татар батырларын барлаган эзтабар язучы, тарихчы, прозик, шагыйрь, журналист Шаһинур Мостафинга 70 яшь тула.

Юбилей уңаеннан 17 февральдә якташлары – мамадышлылар Район мәдәният йортында язучыны зурлап әдәби-музыкаль кичә уздыралар.

«Якташларым минем юбилеем хөрмәтенә махсус программа әзерли, – ди Шаһинур Мостафин. – Кичәдә якын туганнарым, иҗатташларым булачак, шулай ук Казаннан да язучылар кайтачак. Гомер буе юлда булдым, татар батырларын барладым. Якташларымның һәрвакыт терәген тоеп иҗат иттем. Якташларым батырлыгы белән гомерем буе горурланып яшим. Минем өчен бу очрашу бик мөһим».

2017 елда Ш.Мостафин «Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Районның Төбәкне өйрәнү музеенда да көчле рухлы затлар нәсел-токымыннан булган эзтабар әдипнең һәм шагыйрьнең үткән тормыш юлын, күп тармаклы иҗади эшчәнлеге яктыртучы экспонатлар байтак. Биредә шулай ук Шаһинур Мостафинның күренекле скульптор һәм язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альфрет Абдрәшитов тарафыннан иҗат ителгән бюсты да урнаштырылган.

«Мине олуг әдәбият мәйданына каһарман шагыйрь Муса Җәлил алып керде, – ди Шаһинур Мостафин. – Батырларны эзләүгә, аларга мәдхия җырлауга өндәде. Шуңа күрә дә гомерем буена Батырлыкка һәм Матурлыкка гашыйк булып яшим»

Әдәби-музыкаль кичә 13 сәгатьтә башлана.

                                                                   (Татар-информ, Мөршидә Кыямова)

 

Җомга, 02 Февраль 2018 14:27

«Сүздән энҗеләр тезеп...»

 

Түбән Кама шәһәрендә 2017 ел дәвамында «Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән проект буенча Халыклар дуслыгы йортында, 15, 26, 7 нче санлы мәктәпләрдә эчтәлекле очрашулар оештырылды. Очрашулар быел да дәвам итә. 26 гыйнварда 33 нче санлы мәктәптә «Туган телне – каләм саклый» дип исемләнгән чара уздырылды. Анда шулай ук башка мәктәпләрдә белем алучы укучылар да катнашты.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан, туган телебезгә, илебезгә, яшәгән төбәгебезгә, аның күренекле шәхесләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән «Сүздән энҗеләр тезеп...» проектының авторы  – Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова.

 

 Әдәби-музыкаль чараның «Сүз эчендә энҗе-мәрҗән бар!» дип исемләнгән  беренче бүлегендә балаларның сүз байлыгын арттыру, туган телдә аралашуларын камилләштерү йөзеннән төрледән-төрле зиһен күнегүләре, мавыктыргыч биремнәр, мәкаль, табышмаклар кулланып, аларның саф татар телендә җавап бирүләренә ирешү максаты куелган иде. Әлеге кызыклы һәм файдалы бәйгедә барлык балалар да бик актив катнашты. Җиңүчеләргә бүләккә татарча китаплар,  «Мәйдан», «Казан утлары», «Идел» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы булды.

«Сүзләр энҗе булып тезелә, каләмем үзеннән үзе йөгерә...» дип исемләнгән икенче бүлектә укучы балалар Түбән Каманың күренекле язучысы Фәтхулла Абдуллин белән аралаштылар. Әле яңа гына гомер бәйрәмен билгеләп узган шәхесне янә бер кат зурлау, укучылар каршында хөрмәтләү матур күренеш булды. Слайдларга урнаштырылган фотосурәтләр аша аксакал язучының хезмәте, иҗаты белән таныштыргач, сүз мәртәбәле кунакның үзенә бирелде. Ул  шигырьләрен укыды, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Туган тел бәйрәме балаларның да, олыларның да күңеленә хуш килде, һәрбер катнашучы рухи азык, байлык туплады.

 

 

 

 

Суфиян Минһаҗев

 

 

Сишәмбе, 23 Гыйнвар 2018 11:47

Төркиядән килгән хат

«Исәнмесез!

Мин Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Төркиягә килдем. Бартын университетында укытам. Егей, Гази университетларында укыдым. «Романтик миллиятче Гаяз Исхакый», «Сүзгә җан бирүче Хәсән Туфан» исемле китапларым, татар әдәбияты белән бәйле мәкаләләр бастырдым. Ике докторантым бар. Альп Эрен Демиркая һәм Миһрия Челик. Икесе дә университетта эшлиләр.  Альп Эрен Әмирхан Еникинең хикәяләрен тәрҗемә итте, диссертациясен хәзерли.  Миһриянең темасы исә: «Мәдинә Маликованың романнарында социаль темалар». Җәй көне якларлар дип уйлап торабыз. Мәдинә апа турында 2014 нче елда бер китапта мәкаләм дә басылды: «Мәдинә Маликованың «Кар сулары» хикәясендә гореф-гадәтләр». Миһрия апрель аенда Казанга конференциягә барырга җыена. Мәдинә апа белән дә очрашачак, исән булсак...

Туган җирләрдән читтә булсак та, сагынып яшибез. Әдәбиятыбызны, туган җиребезне, язучыларыбызны кулыбыздан килгән кадәр танытырга тырышабыз. Бәлки сез дә безгә фикерләр бирерсез.

Сәламнәр белән – Алсу Камалиева».

Страница 6 из 7
Союз писателей РТ