23 ноябрь көнне Казанның Ратуша бинасында  Муса Җәлил исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә шагыйрь Рәмис Аймәт, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәләхова, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның  халык артисты Марат Шәрипов һәм Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе лаек булган иде.

Лауреатларга диплом һәм лауреат билгесен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды.

 

 

Әдәби премия лауреатларын «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары , «Рухият» яңарыш фонды рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Лаптева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады.

Лауреатлар:

«Илекәй батыр» әкиятләр китабы өчен Галимҗан Гыйльманов,

 «Күңел тәрәзәләрем» китабы өчен Рәзинә Мөхияр,

«Авось, Небось и Кабы» китабы өчен Лев Кожевников лаек булды.

Кызыксындыру премияләре:

 «Нурлы җиһан» китабы өчен – Зинаида Захаровага

«Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы өчен – Фәнәвис Дәүләтбаев, «Ризасызлык» шигырьләр җыентыгы өчен – Фәнил Гыйләҗев.

 

 

 ( «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).

 Әлмәттә ун яшь иҗатчыга Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия тапшырылды. Стипендиатларны Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов котлады.

Ул үз чыгышында Саҗидә Сөләйманованың шактый соң яза һәм матбугатта басыла башлавын әйтеп, бүгенге яшь иҗатчыларга нәкъ үз вакытында игътибар булуын билгеләде. Әнвәр Маликов бүгенге яшьләр белән аралашып, аларның гонорарга гына түгел, ә иҗатларын социаль челтәрләргә элеп, лайклар хакына иҗат итүләрен әйтте.

Әнвәр Маликов Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия сертификатларын Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары Зилә Сабитова, Алсу Салахова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институты студентлары Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Казан (Идел буе) федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Николай Ефимов, Татарстан Республикасының нефть төбәге уку йортлары студентлары Рәзилә Исхакова (Азнакай районы), Илүзә Латыйпова (Мамадыш районы), Зилия Гулова (Лениногорск районы), Нурзилә Хәлилова (Чистай районы) һәм Денис Шишкинга (Оренбург өлкәсе) тапшырды.

Мәгълүмат өчен: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелды. Хәзер стипендиянең айлык күлме 2 мең сум. Ул бер ел дәвамында түләнә.

Страница 7 из 7
Союз писателей РТ