Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
  Кичә Татарстан Язучылар берлегендә татар язучысы,  журналист Вакыйф Нуриевның 60 яшьлек юбилей кичәсе узды. Кичәдә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, күренекле җырчылар, театр артистлары, юбилярның якташлары катнашты. Татарстан Республикасының Мəдəният министры урынбасары Дамир Натфуллин  Вакыйф Нуриевны юбилее белән котлады һәм аңа массакүлəм мəгълүмат чараларын үстерүгə зур өлеш керткəне һəм күп еллык…
Дүшәмбе, 12 Ноябрь 2018 14:52

Бүген!

Казан федераль университетында 12-14 ноябрьдә  «Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» һәм «Чыңгыз Айтматов иҗаты Көнчыгыш-Көнбатыш традицияләре контекстында» фәнни-практик конференцияләре уза.    
Казанның күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов исемен йөрткән урамында тагын бер матур ял урыны – «Ак чәчәкләр» бульвары ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан язучылары да катнашты. Яңа ял урынында бары да камил, уйлап ясалган.  Биредә уен зоналары да, иҗат зоналары да, тыныч кына ял итеп, укып утыру зоналары да бар. Бульварны…
  2018 елның 8-21 октябрендә Казанның В.И.Ленин исемендәге Мәдәни үзәгендә һәм «Юность» Мәдәният сараенда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XVII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды. Сайлап алу турында катнашу өчен зоналарда узган турларда иң күп бал җыйган 18 халык театры сайлап алынган иде. XVIII фестиваль-конкурсның иң югары бүләге –…
31 нче октябрь – 2 нче ноябрь көннәрендә Татарстанның бер төркем мәгариф, гыйлем, әдәбият әһелләре Илсур Һадиуллин – мәгариф министры урынбасары (делегация җитәкчесе), Илнар Һидиятов – Казан мәгариф идарәсе башлыгы, профессорлар Дания Заһидуллина, Искәндәр Гыйләҗев, Хатыйп Миңнегулов һ.б. Финляндиядә өч көнлек сәфәрдә булып кайттылар. Мәгълүм ки, бу ил күп тармаклар…
Тарихыбыз киләчәккә барыр   Чаллы дәүләт педагогия университетының актлар залында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, Рәсәй халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповның «Литература народов Поволжья и Приуралья» («Идел-Урал халыклары әдәбияты») дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды.  Күптән түгел генә дөнья күргән бу искиткеч…
Страница 1 из 87
Союз писателей РТ