Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Җомга, 28 Сентябрь 2018 09:41

Котлыйбыз!

Язучы, «Казан утлары» журналы редакциясенең җаваплы сәркатибе Нуриев Вакыйф Вәкил улы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Каләмдәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез!
Кичә, 20 сентябрьдә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә VII Якупов укулары үтте. Чарада Татарстан дини уку йортларының алдынгы шәкертләренә республикабыз мөфтиенең махсус стипендиясен тапшырдылар һәм Вәлиулла хәзрәт үзе нигез салган «Таян Аллага!» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әдәби конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов тапшырды.  Быелгы укуларда катнашучылар…
Сишәмбе, 18 Сентябрь 2018 10:18

Кайгы уртаклашу...

Татарстан Язучылар берлеге, хатыны, күренекле галимә, филология фәннәре докторы  Фәһимә Миргалим кызы Хисамованың, озакка сузылган авырудан соң,  82  яшендә вафат булуы сәбәпле, язучы, галим  Нурмөхәммәт Хисамовның, аның гаиләсе һәм туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.  
                             Хөрмәтле милләттәшләр,                              шигърият сөюче дуслар!                 Сезне 2018 елның 24 сентябрендә    Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге  клубында     шагыйрә, публицист , популяр җырлар авторы                                     Фәүзия Солтанга                          60 яшь тулуга багышланган                                       “Көзге шәфәкъ”             исемле  әдәби – музыкаль кичәгә чакырабыз. Программада  шигырьләр белән  бергә Зәйнәп…
  Татар язучысы Ленар Шәех махсус казанышлары өчен Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләккәлаек булды. Әлеге премиягә аны Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) белән берлектә «Hertfordshire Press» нәшрият йорты тәкъдим итте. Халыкара бүләк моннан биш ел элек Евразия иҗат берлеге тарафыннан оештырылып, ел саен төрле илләрдә яшәп иҗат иткән…
Страница 16 из 98
Союз писателей РТ