Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Пәнҗешәмбе, 13 Сентябрь 2018 09:52
Шагыйрь һәм журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рим Идиятуллин вафат
Татарстан һәм Башкортстанның әдәби җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 13 сентябрь көнне Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь Рим Зиннәтулла улы Идиятуллинның 79 нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады. Рим Идиятуллин 1940 елның 25 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында туа. Әтисе Еникиев Зиннәтулла сугышка кадәр…
Read 169 times
Чәршәмбе, 12 Сентябрь 2018 14:51
«Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» дигән халыкара конференцияне үткәрү өчен 761,5 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Казанда Татарстанның халык язучысы, танылган прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан конференция узачак. ТР Мәдәният министрлыгы «Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференцияне үткәрү өчен 761,5 мең сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган. Чара Аяз…
Read 167 times
Чәршәмбе, 05 Сентябрь 2018 11:19
Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә!
Кадерле дуслар! 2018 елның 6 сентябрендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият…
Read 225 times
Дүшәмбе, 03 Сентябрь 2018 14:10
Татарстан Язучылар берлегендә яңа әдәби консультант!
Язучы, Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Марат Закир бүгеннән Татарстан Язучылар берлегендә татар әдәбияты буенча консультант булып эшли башлады. Уңышлар телибез!
Read 263 times
Җомга, 31 Август 2018 13:57
Котлыйбыз!
Бүген татар халкы тарихы белгече, галим, педагог, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗевнең туган көне. Аңа – 60 яшь. Чын күңелдән тәбриклибез һәм зур уңышлар телибез!
Read 165 times
Җомга, 31 Август 2018 09:45
Ул барыбызны да үзгәртте
Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсендә әнә шулай диделәр. Бу юлы аны күбрәк депутат, җәмәгать эшлеклесе буларак искә алдылар. Якыннарына, дусларына, фикердәшләренә тәэсире турында сөйләделәр. Туфан абый нинди кешеләрне тәрбияләгән һәм әле дә тәрбияли икән! Без кичәдә аның йогынтысында күпләрнең ничек үзгәрүенә шаһит булдык. Депутатлар, түрәләр, язучылар, артистлар да башка…
Read 144 times
Чәршәмбе, 29 Август 2018 15:42
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Роберт Миңнуллинга орден тапшырды!
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Казан кремлендә дәрәҗәле дәүләт бүләкләре тапшырды. Шагыйрь Роберт Миңнуллинга Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены тапшырылды. Котлыйбыз! Озын-озак иҗат гомере телибез, Роберт әфәнде!
Read 153 times