Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Кичә, 20 сентябрьдә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә VII Якупов укулары үтте. Чарада Татарстан дини уку йортларының алдынгы шәкертләренә республикабыз мөфтиенең махсус стипендиясен тапшырдылар һәм Вәлиулла хәзрәт үзе нигез салган «Таян Аллага!» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әдәби конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов тапшырды.  Быелгы укуларда катнашучылар…
Сишәмбе, 18 Сентябрь 2018 10:18

Кайгы уртаклашу...

Татарстан Язучылар берлеге, хатыны, күренекле галимә, филология фәннәре докторы  Фәһимә Миргалим кызы Хисамованың, озакка сузылган авырудан соң,  82  яшендә вафат булуы сәбәпле, язучы, галим  Нурмөхәммәт Хисамовның, аның гаиләсе һәм туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.  
                             Хөрмәтле милләттәшләр,                              шигърият сөюче дуслар!                 Сезне 2018 елның 24 сентябрендә    Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге  клубында     шагыйрә, публицист , популяр җырлар авторы                                     Фәүзия Солтанга                          60 яшь тулуга багышланган                                       “Көзге шәфәкъ”             исемле  әдәби – музыкаль кичәгә чакырабыз. Программада  шигырьләр белән  бергә Зәйнәп…
  Татар язучысы Ленар Шәех махсус казанышлары өчен Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләккәлаек булды. Әлеге премиягә аны Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) белән берлектә «Hertfordshire Press» нәшрият йорты тәкъдим итте. Халыкара бүләк моннан биш ел элек Евразия иҗат берлеге тарафыннан оештырылып, ел саен төрле илләрдә яшәп иҗат иткән…
 Татарстан һәм Башкортстанның әдәби  җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. 13 сентябрь көнне Башкортстанда яшәп иҗат итүче  танылган шагыйрь Рим Зиннәтулла улы Идиятуллинның   79 нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады.                 Рим Идиятуллин  1940 елның 25 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында туа. Әтисе Еникиев Зиннәтулла сугышка кадәр…
Казанда Татарстанның халык язучысы, танылган прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан конференция узачак. ТР Мәдәният министрлыгы «Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференцияне үткәрү өчен 761,5 мең сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган. Чара Аяз…
Страница 3 из 84
Союз писателей РТ