Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Алмаз Хәмзинга – 70 яшь   Татарстан мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге быелның 4 декабрендә  17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) язучы – сатирик, режиссер, сценарист, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Алмаз Хәмзинга  70 яшь тулу уңаеннан  юбилей кичәсен уздыра.   Керү ирекле! Рәхим итегез!
Хөрмәтле язучылар! 4 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә Шигърият остаханәсенең чираттагы утырышы үткәрелә. Көн тәртибендә: Шагыйрә Ландыш Габдрахманова иҗаты буенча фикер алышу; Һади Такташ һәм Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтү; Төрлесеннән.  
Татар зыялылары  язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Тәфикъ Әйдине искә алды. Тәфикъ Әйдинең бакыйлыкка күчүенә 16 ел вакыт узган. Исән булса, аңа 76 яшь булыр иде. Үз вакытында лаеклы бәяне алмаган язучының шәхесенә, иҗатына игътибар  еллар узган саен арта гына бара. Аның әсәрләре төрле газета-журналларда кабат…
        К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 27 ноябрьдә шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый, Һ.Атласи, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. “Кайсыгызны юатыйм?” дип исемләнгән иҗат кичәсен Г.Камал исемендәге театр артистлары башлап…
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Борис Нәҗметдин улы Хәлимовка (Айдар Хәлим) «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Язучылар берлеге әгъзасы Айдар Хәлим әлеге дәрәҗәле  бүләккә  татар әдәбияте үсешенә керткән зур өлеше өчен лаек булды. Бүген Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче…
Дүшәмбе, 27 Ноябрь 2017 17:20

Актанышта тантаналы чаралар узды

  Бүген Актанышта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәл Район Мәдәният йорты каршында, сәнгать һәм мәдәният паркында урнашкан. Һәйкәл ачылышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Актаныштан чыккан күренекле шәхесләр – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар һәм шагыйрьләр Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Ләбиб Лерон, Айгөл…
Якшәмбе, 26 Ноябрь 2017 10:26

Кайгы уртаклашу

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары - язучы Фәүзия Бәйрәмова, шагыйрә Гөлзада Бәйрәмоваларның әниләре - Герой ана Бәйрәмова Сәлимә Гыйльман кызының йөрәге тибүдән туктады. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын...
Страница 4 из 65
Союз писателей РТ