Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
  Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның “Әдәбиятны өйрәнү юлында” дип исемләнгән хезмәте басылды. Аны Татарстан китап нәшрияты чыгарды. Галимнең яңа китабында соңгы өч-дүрт елда язылган мәкалә-хезмәтләре тупланган. Язмаларда әдәбиятның соңгы меңъеллык тарихы, халыкара бәйләнешләре, күп кенә каләм әһелләренең эшчәнлеге, татар халкының рухи язмышы гәүдәләнгән. "Китап алты бүлектән тора. Аның беренчесе “Үткәннән…
1 октябрьдә Татарстан Язучылар берлеге олы яшьтәге каләм ияләрен «Татарстан» ресторанына  Өлкәннәр көненә җыйды.   Еллык традиция буенча, язучылар бу көнне Лев Гумилев һәйкәленә чәчәкләр дә салдылар.    
Ел саен оештырылучы әлеге очрашу кысаларында язучылар Мөслимнең кунакчыл урыннары белән таныштылар – «Җәмигъ» мәчетендә, универсал спорт залында, паркларда, «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар һәм сәнгать мәктәбендә булдылар. «Мизгел» яшьләр үзәгендә узган түгәрәк өстәл артында татар теле, үсеп килүче буында телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү буенча фикер алыштылар.  Муниципаль…
Тарих эзләре буйлап…   28 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең 12 нче санлы татар китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” тарихи романын халыкка тәкъдим итү булды. Очрашуга язучылар, татар зыялылары, студентлар, китап сөючеләр килгән иде. Презентациядә автор үзе дә катнашты, әсәренең язылу тарихын сөйләде. Бу роман тарихи җирлектә, мәхкәмә беркетмәләренә нигезләнеп, архив документлары…
Шимбә, 29 Сентябрь 2018 21:35

Язучы Инга Бикбулатова вафат

  Кайгылы хәбәр. Язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Инга Бикбулатова вафат. Мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу 30 сентябрьдә 10.30 сәгатьтә Казанның Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан 34 нче йорт адресы буенча. Инга Хак кызы Бикбулатова 1936 елның 10 июнендә Татарстан Республикасының Ютазы районында туа. Комсомол яшеннән мәктәптә һәм пионер лагерьларында…
Җомга, 28 Сентябрь 2018 11:22

Мөслимдә Әдәбият көннәре уза

27, 28 сентябрьдә Мөслимдә татар әдәбияты көннәре уза. Әлеге чара Мөслим муниципаль районы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган. Чара кысаларында мөслимлеләр, мәктәп укучылары белән очрашулар, түгәрәк әстәл утырышлары каралган. Язучылар шулай ук  туган төбәгендә җирләнгән язучы Флүс Латыйфи каберен дә зиярат кылдылар.      
Җомга, 28 Сентябрь 2018 09:41

Котлыйбыз!

Язучы, «Казан утлары» журналы редакциясенең җаваплы сәркатибе Нуриев Вакыйф Вәкил улы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Каләмдәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез!
Страница 5 из 88
Союз писателей РТ