Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
          Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә татар әдәбияты белән кызыксынучы егет-кызларны иҗатка тарту,  аларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү, бүгенге каләм ияләренә яшь алмаш әзерләү максатыннан "Шигырь язу кыен түгел, шагыйрь булуы кыен..." дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Бу чарага  Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрь, прозаик, Абдулла…
(«Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрә Нәҗибә Сафинаның иҗат кичәсендә юбилярга «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, шәхси туграсын һәм туган ягы туфрагын бүләк иттеләр. Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрәнең 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфулин Нәҗибә Сафинаның Татарстан Язучылар берлегенең башка әгъзаларыннан аерылып торганлыгын…
22 мартта Алабуга шәһәрендә “Мин сөйлим анам телендә” дип аталган яшьләр иҗат фестивале узды. Аны, бүгенге вакытта Алабуга шәһәрендә яшәүче язучы-прозаик ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лира Кадим кызы Ибраһимова оештырды. Фестиваль ике бүлектән торды. Көннең беренче яртысында ул КФУның Алабуга филиалы һәм Алабуганың 1 татар гимназиясендә мастер-класслар һәм язучылар белән фикер…
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Идарәсе бүген берлеккә өч  яңа әгъза- Николай Сорокин, Айсылу Имамиева, Рамил Ханнановны кабул итте. Шулай ук Идарә   дистә еллар тукталып торып, быел кабат гамәлгә кергән Максим Горький исемендәге премиягә дә кандидатлар күрсәтте. Алар - язучылар Лев Кожевников һәм Айрат Бик-Булатов. Берлекнең яңа әгъзаларын һәм премиягә кандидатларны…
Пәнҗешәмбе, 21 Март 2019 10:25

Бөтендөнья ШИГЪРИЯТ КӨНЕ белән!

Кандидатлар арасында алты язучы – Әмирханов Марат Әмирхан улы («Казан йорт» «Олуг Мөхәммәд» китаплары өчен), Галиуллин Тәлгат Нәби улы («Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен), Гаффаров Габдуләхәт Абдрахман улы (Әхәт Гаффар) («Олы юлның тузаны» романы,  «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар» китаплары өчен),Гыйльманов Галимҗан Хәмитьян…
Сишәмбе, 19 Март 2019 10:24

Илдус Диндаровка - 70 яшь!

Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда публицист, шагыйрь, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлатның Почетлы гражданины Илдус Диндаровның 70 яшьлек юбилей чарасы узды. Юбилярны котларга Чаллыдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г.Исхакый һәм А.Алиш исемендәге премияләр иясе, «Мәйдан» журналының баш редактор урынбасары Факил Сафин…
Страница 6 из 104
Союз писателей РТ