Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Сишәмбе, 07 Июнь 2016 12:44

Рус белән лөгать алмашып...

Республикабыз җәмәгатьчелеге бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 217 ел тулуны һәм Рус теле көнен билгеләп узды. Әлеге чара 2010 елда Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителде һәм  2011 елда үткәрелә башлады. Дөньяда 150 млн кеше  –  рус милләтеннән. Тагын 100 млн кеше шул телдә аралаша. Рус теле – дөньяда иң…
Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү чараларының берсе буларак, Төркиянең “BENGÜ” нәшриятында төрек телендә “Габдулла Тукай. Шигырьләр” дигән яңа китап басылып чыкты. Анда шагыйрьнең 130 шигыре урын алган.
Пәнҗешәмбе, 26 Май 2016 10:54

Рәүф Игъламов вафат

          Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды: 25 май көнне 75 нче яшендә театр белгече һәм тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Рәүф Мәхмүт улы Игъламовның йөрәге тибүдән туктады.          Рәүф Игъламов 1941 елның 19 октябрендә Казан шәһәрендә татарның күренекле архитекторы Мәхмүт Камал улы Игъламов гаиләсендә дөньяга килә. 1959 елда шәһәрнең 89…
Чәршәмбе, 04 Май 2016 12:08

Шигырь бәйрәме

26 апрельдә бөек шагыйребез  Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан аның һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республика парламенты депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күп санлы кунаклары катнашты.
Пәнҗешәмбе, 21 Апрель 2016 14:44

Тукай рухын саклап…

Күптән түгел, Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларның берсе буларак, Казан милли мәдәният музеенда"Шагыйрьләрдән шигырь чыгар хикмәт берлән…" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Сишәмбе, 19 Апрель 2016 16:39

Кешеләргә әле кирәк мин...

Әдәбият дөньясы зур югалтуга дучар булды: 56 яшендә каләмдәшебез – шагыйрь, публицист, педагог Миңнеруй Ислам кызы Гайфуллина-Хәбибуллина вафат булды.
2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән сугыш ветераны Камалов Хисам  Нуретдин улына (Хисам Камалга), аңа 90 яшь тулган көнне Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Юбилярны Татарстан…
Страница 56 из 74
Союз писателей РТ