Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Пәнҗешәмбе, 11 Август 2016 15:00

Чакыру

Республика көнен бәйрәм итү чараларының берсе буларак, 19 август, 17 сәгатьтә Истанбул паркында (Казан шәһәре, Әпсәләмов урамы) шигырь бәйрәме булачак. Ул бөек Тукайның тууына 130 ел булу вакыйгасына багышлана. Анда җөмһүриятебезнең сәнгатькәрләре, милли диаспора вәкилләре, Татарстан язучылары, шагыйрьләре катнашачак. Бәйрәмдә шулай ук китап алмашу, күргәзмәләр, әдәби викторина, концерт номерлары булачак.…
Сишәмбе, 09 Август 2016 10:53

Мәгъсум Хуҗинның туган җирендә

3 августта Саба төбәгендә татар совет язучысы Мәгъсум Хуҗинга зиярәт кылу йоласы булып узды. Үткән елда аның тууына 80 ел булган иде. Шул уңайдан районның үзәк китапханәсендә “Мәгъсүм Хуҗин” дигән китап (төзүчесе –  язучы Ләбиб Лерон) тәкъдим ителде. Шул ук көнне Юлбат авылы мәдәният йортында Мәгъсум Хуҗинның якташлары белән берлектә…
Пәнҗешәмбе, 04 Август 2016 15:48

Татар әдәбияты Рәсәй киңлекләрендә

2 августта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин татар милли әдәбиятын һәм татар әдәби телен үстерү буенча үзе җитәкли торган Редакцион Советның утырышын уздырды. Әлеге киңәшмәнең максаты нәшер ителүгә әзерләнә торган хәзерге  заман Рәсәй халыклары балалар әдәбияты антологиясенә һәм Хәзерге заман Рәсәй  халыклары шигърияте антологиясенә татар шагыйрьләрен һәм язучыларын сайлап…
Пәнҗешәмбе, 04 Август 2016 14:35

Табигатьтән илһам алып...

  Әлмәт. Матур табигате белән Җәелеп ята елга, таулары... Онытты да барлык мәшәкатен Шушы якның язучылары, Ошбу хозурлыкны яулады. Ямьле җәйнең гадәти бер көне. Игенче, болытның үзе түгел, ишарәсе дә булмаган зәңгәр күктән явым көтә; уракчы, явымнарга калмасын, дип ашыга-ашыга, бөртек ура, нефтьче дә, укытучы да, табиб та, башка һөнәр…
Сишәмбе, 02 Август 2016 16:53

Уфа – Казан арасы

Шушы көннәрдә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Башкортостанның күренекле шагыйре Зөфәр Вәлитне кабул итте. З.Вәлитов, милли башкалабызны сагынып, сәяхәт кылып йөрүен белдерде. Әңгәмәдә Татарстан һәм Башкортостан язучыларының тормыш-көнкүреше, иҗат шартлары, китап чыгару мәсьәләләре турында фикер алыштылар. З. Вәлит Эстәрлетамак каласында туып, Күгәрчен төбәгендә үскән. Авыл хуҗалыгы училищесында һәм кичке…
Сишәмбе, 02 Август 2016 09:53

Тел, лөгать вә гадәт алмашып...

28 июльдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил СалиховТатарстанның Халыклар дуслыгы йорты  директоры  Ирек Шәриповны кабул итте. Халыклар дуслыгы йортында республикада яшәүче милләтләрнең милли мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә җитәрлек шартлар тудырылган. Биредә милли оешмалар компьютерлаштырылган һәм зур тизлекле интернетка тоташтырылган эш урыннары белән тәэмин ителгән. 300 кешелек яхшы акустикалы концерт залы заман…
Сишәмбе, 02 Август 2016 09:50

Әдәбият һәм тормыш чынбарлыгы

29 июльдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казанның “Оргсинтез”  акционерлык берләшмәсе генераль директоры Фәрит Миңнеголов  белән очрашты. Әңгәмә барышында Д.Салихов Язучылар берлеге тарихы, аның бүгенге эшчәнлеге  турында сөйләде. “Әдәбият – ул тормыш. Шуңа күрә без, язучылар, үзебезнең әсәрләребездә хезмәт кешесен, аның борчуларын, шатлыкларын сурәтләргә тиешбез, ” – диде ул.…
Страница 57 из 79
Союз писателей РТ