Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Чәршәмбе, 05 Октябрь 2016 11:36

Өлкәннәр көне

1 октябрь  ­- Өлкәннәр көнне. Бу көнне бер төркем өлкән язучыларыбыз  “Татарстан” ресторанының кунакчыл залына  җыелды. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар әле бүген дә актив иҗат дәрте белән яшиләр, әдәбиятыбыз йөген сөйрәп баралар. Чара бик җылы мохитта узды. Ул хатирәләр, истәлекләр, җырлар белән үрелеп барды. Язучылар каршында Татарстанның халык артистлары…
Сишәмбе, 04 Октябрь 2016 13:56

Җан авазы

3 октябрьдә  Татарстан язучылар берлегенең  Тукай клубында Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Казахстанның  «Парасат» («Алтын дуслык») ордены иясе Ибраһим Салаховның тууына   105 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып үтте. Кичә тамашачыларда бик матур хисләр калдырды. Биредә иркен казакъ далаларыннан Татар иленә тартылган татар әдәбиятының  кабатланмас язучысы – Ибраһим…
Сишәмбе, 04 Октябрь 2016 13:45

Лев Гумилевны искә алып

1 октябрь көнне  галим, тарихчы-этнолог, археолог, язучы, тәрҗемәче, күренекле шагыйрьләр Николай Гумилев белән Анна Ахматованың улы Лев Николаевич Гумилевның тууына 104 ел тулды. Бу көнне бер төркем язучылар, мәдәният әһелләре һәм киң җәмәгатьчелек галимнең  туган көнен Казанның Петербург урамындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән билгеләп үттеләр. Тантананы Язучылар берлеге рәисе…
Сишәмбе, 04 Октябрь 2016 12:53

Язучы дәрес бирә

28 сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә икенче тапкыр республикакүләм  “Язучы дәрес бирә” белем бирү проекты тормышка ашырылды. Проект кысаларында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Хәнәфи Бәдигый, Гүзәл Әдһәм, Йолдыз Шәрәпова, Җәмилә Әхтәмова, Рифат Сәлах, Халисә Ширмән, Нәҗибә Сафина, Рифә Рахман, Шәмсия Җиһангирова,  Фәнил Гыйләҗев “Әдәбиятта –  укытучы…
Чаллы шәһәренең 12 нче татар китапханәсендә «Фикер» клубы эшчәнлеге кысаларында язучы, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың 2016 нчы елда дөнья күргән “Соңгы туранчы” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.  Бу фәнни-популяр китап – күренекле тарихчы, мәгърифәтче, милли азатлык көрәшчесе, Сталин золымы корбаны Һади Атласи турында өр-яңа сүз, вакыйгаларга…
Төркиянең “Евразия” язучылар берлеге IV халыкара Мәхмүт Кашгарый исемендәге хикәяләр конкурсы игълан иткән иде. Кичә  жюри  Татарстан буенча конкурсның җиңүчеләрен билгеләде. Беренче урын  – Ркаил Зәйдулла “Кырымга китү” Икенче  урын – Нурания Төхбәтуллина  “Сөйли, җырлый, сагына торган...” материя” Өченче урын  – Рөстәм Галиуллин “Боссойко”
Җомга, 30 Сентябрь 2016 14:26

Тукай клубы чакыра

Страница 59 из 85
Союз писателей РТ