Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 10:15

Шигырьләре – җир сулышы

     Чатыртаудан илһам алып, җир кешесенең илаһилыгына сокланып иҗат итүче  Илдус  Гыйләҗев үзенең  шигырьләрендә  авыл  халкын, аның яшәешен, язмышын, фидакарьлеген дөнья биеклегенә күтәрә.   “Матур шигырь языйм, дисәң, ... Кешеләрне ярата бел, Йөрәгеңә сыйсын галәм!”  дигән юллар белән раслый ул аны.      “Җир китабы”, “Серле мәгарә”, “Чатыртау тылсымы”  һ. б. җыентыкларында…
Чәршәмбе, 13 Гыйнвар 2016 10:27

“Намус”ка тугрылык

     Татар әдәбиятына Бөек Ватан сугышы каһарманнарының хәрби һәм шәхси язмышларын югары сәнгать дәрәҗәсендә  тасвирлаган очерклары белән килеп кушылган Гомәр Бәширов гомере буе шушы  биеклектә калды. Аның СССР Дәүләт премиясен яулаган “Намус” романында гәүдәләнгән образлар ничәмә-ничә буын татар яшьләре өчен үрнәк булып хезмәт итте.      Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге…
     Һәр елның 26 апрелендә – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты карары белән, җәмәгатьчелек тарафыннан киң танылу яулаган, милли әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш керткән әдәби әсәрләр өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.     Республикабыз язучылары арасыннан бу бүләккә быел кем лаек булыр?    …
Дүшәмбе, 28 Декабрь 2015 17:25

Әдәбият елын түгәрәкләү тантанасы

     Һәммәбезгә мәгълүм булганча, 2015 ел Россия күләмендә Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе дә бу чакыруга иҗади активлык белән кушылды. Һәм, әйтергә кирәк, Татарстан язучылары әдәбият елын, егетләрчә бердәмлек белән, каләм бәйгесенә әйләндерделәр.
Җомга, 25 Декабрь 2015 09:43

Язучылар дәрес бирә

     Рухи-әхлакый халәтебезне баетуда, гуманизм, кешелек сыйфатларыбызны камилләштерүдә, милли гореф-гадәтләребезне , телебезне саклап калуда әдәби иҗатның йогынтысы гаять зур әһәмияткә ия. Әмма, ни кызганыч, көнкүрешебезгә интернет челтәре, электрон аралашу чаралары киңрәк үтеп кергән саен, без милли традицияләребездән, әдәбиятыбыздан аерыла барабыз. Ә бит технологик бәйләнешләр кешеләрне хиссезләндерә, уйлау сәләтебезне саектыра.
Пәнҗешәмбе, 24 Декабрь 2015 11:23

Котлыйбыз!

     Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ринат Архипов (Ринат Мәннан) быел октябрьдә, үзенең язучы Н. Островскийга багышланган “Как сталь” дигән шигырьләр җыентыгы өчен, генералиссимус А. В. Суворов исемендәге Бөтенроссия әдәби конкурсы дипломына ия булган иде.
Пәнҗешәмбе, 17 Декабрь 2015 10:12

Җаны аның һаман авылда

     22 декабрьбә Татарстан Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында “Шигърият” остаханәсенең чираттагы утырышы була.      Анда яшь шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимованың иҗаты, аерым алганда аның  Татарстан китап нәшриятында  2014 елда дөнья күргән “Кыл уртасы” дигән җыентыгындагы әсәрләре хакында фикер алышу булачак. Бу китап Ләйсән иҗатының юл башы, анда урын алган һәр куплетта  …
Страница 60 из 75
Союз писателей РТ