Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
 Татарстан Язучылар берлегендә танылган язучы, прозаик, журналист Госман Гомәрнең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилярны котларга, зал тутырып, Госман Гомәрнең якын дуслары, коллегалары, якташлары һәм туганнары килгән. Чараның алып баручысы Алмаз Хәмзин, шаяртып кына: “Госман ага, бүген үзең турында ишетмәгәнеңне ишетәсең инде”, диде. Чыннан да, бүген Госман Гомәргә карата күп…
Дагыстанның Лезгин  дәүләт музыка-драма театрында татар халкының күренекле драматургы Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса йолдыз бар» әсәре буенча  спектакль куелган. Бу хакта «Дагестанская правда» басмасы хәбәр итә.   Спектакльнең режиссеры Мирзәбәк Мирзабәков тамашачыларның әсәр күтәргән  темага, артистлар уенына битараф калмаулары хакында әйтә. «Тамашачы бу спектакльгә бик яратып йөриячәгенә ышанам», – ди…
         Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туа. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык…
    Кичә Татарстан Язучылар берлегендә  Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы булды. Утырышта Тукай премиясенә дәгъва итүче язучылар һәм тәнкыйтьчеләр катнашты. Утырышны филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов алып барды.    Очрашу быел Тукай бүләген дәгъвалаучы язучылар һәм аларның әсәрләре – Әхәт Гаффарның «Олы юлның тузаны», «Дәрья башы», «Әхәт Гаффар: балалар өчен…
Китапларга Әхтәм Зариповның озак еллар дәвамында тупланган иҗаты – публицистик мәкаләләре һәм киносценарийлары тупланган.  Телевидение режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зариповның «Чорсыз чорыбыз «физиологиясеннән» һәм «Өмет булсын юлдашың» китапларын тәкъдим итү кичәсе кино белән башланды. «ТНВ-Яңа гасыр» телеканалы төшергән документаль фильмны Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубына килгән тамашачы бер…
Язучы Госман Гомәр киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм шәхес. Татар вакытлы матбугатен үстерүгә 70 елга якын гомерен  багышлый. Заманында Республика журналистлар берлеген оештыруда башлап йөри, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачып җибәрүдәге тырышлыкларын да әйтми мөмкин түгел. Рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы. Әдип буларак та иҗаты игътибарга…
Бүген  Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 88нче номерлы мәктәптә Татарстанның халык язучысы Роберт Миңнуллин исемендәге  I шәһәр фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Конференция Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма  комитетының Мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге,  Казан…
Страница 7 из 79
Союз писателей РТ