Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Чәршәмбе, 04 Май 2016 12:08

Шигырь бәйрәме

26 апрельдә бөек шагыйребез  Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан аның һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республика парламенты депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күп санлы кунаклары катнашты.
Пәнҗешәмбе, 21 Апрель 2016 14:44

Тукай рухын саклап…

Күптән түгел, Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларның берсе буларак, Казан милли мәдәният музеенда"Шагыйрьләрдән шигырь чыгар хикмәт берлән…" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Сишәмбе, 19 Апрель 2016 16:39

Кешеләргә әле кирәк мин...

Әдәбият дөньясы зур югалтуга дучар булды: 56 яшендә каләмдәшебез – шагыйрь, публицист, педагог Миңнеруй Ислам кызы Гайфуллина-Хәбибуллина вафат булды.
2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән сугыш ветераны Камалов Хисам  Нуретдин улына (Хисам Камалга), аңа 90 яшь тулган көнне Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Юбилярны Татарстан…
Сишәмбе, 19 Апрель 2016 09:48

Өзелмәсен хәтер җепләре

Күптән түгел Яр Чаллы Язучылар оешмасының 35 еллык бәйрәмендә катнашырга туры килде. Кичә башланып китте. Берничә йөз тамашачы сыйдырырлык зур мәдәният сараенда кичәнең эчтәлегенә туры китереп, тавыш көчәйткеч колонкалардан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, мәрхүм авылдашым Харрас Әюповның үзе укуында чип-чиста яңгырашта «Татар җыры» шигыре…
Сишәмбе, 19 Апрель 2016 09:42

Тәрбияви дәрес

Тукай айлыгында китап сөючеләрне язучылар һәм шагыйрьләр белән белән таныштыру-очраштыру кичәләре Түбән Кама шәһәрендә дә елдагыча тирән эчтәлекле итеп оештырыла. Бәйрәм төсмерен алган андый кичә-очрашуларга халык та яратып йөри. Сүзем 11 апрель көнне Кол Гали исемендәге китапханәдә уздырылган чара – Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Фәрит Имамов белән…
Дүшәмбе, 18 Апрель 2016 16:09

Сандугач керде күңелгә

15 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Әдәбиятта ныклы урын алган кырык беренчеләр буынының бер вәкиле булган  фидакяр җанлы  көрәшче шагыйрьне ихлас сагыну, юксыну, ихтирам, ярату белән бу мәһабәт залга аның иҗатын сөючеләр, якташлары, туганнары, гаиләсе килде.
Страница 61 из 79
Союз писателей РТ