Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Сишәмбе, 27 Гыйнвар 2015 11:07

Әдәбият елы уңаеннан

Татарстанда Әдәбият елын ачып җибәрү уңаеннан 2015 елның 28 гыйнварында, 14 сәгатьтә, татар зиратында җирләнгән әдәбиятебез классикларының каберләренә чәчәк салу, 30 гыйнварда Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында  тантаналы кичә үткәреләчәк. Башлана 17.00 сәг.
Пәнҗешәмбе, 22 Гыйнвар 2015 17:01

Әдәбият елы уңаеннан кайбер фикерләр

     Ниһаять, мәдәният елын төгәлләдек, җай белән генә әдәбият елына керәбез. Белмәүчеләр белсен: 2015 ел галиҗәнап ихтыяры белән Россия Федерациясендә  Әдәбият елы дип игълан ителде. Оештыру комитетын РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкли. Әлеге комитетка инде төрле төбәкләрдән, оешмалардан ике меңгә якын тәкъдим дә кергән икән. Киң колач белән…
Сишәмбе, 20 Гыйнвар 2015 16:32

Гасырларны кичеп шагыйрь килде ...

23 гыйнварда, 17.00 сәгатьтә Татарстан язучылар берлегенең Г.Тукай клубында ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләреннән берсе Шәехзадә Бабичның тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.
    Билгеле булганча, 23 декабрьдән Мөхәммәт Пәйгамбәребез туган Рабигыль-әүвәл ае башланган иде.  Аңа багышлап мәчетләребездә күп төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, 3 гыйнварда Болгар тарихи-археологик комплексының Ак мәчетендә үткән бәйрәмдә Минтимер Шәймиев, мөфтиләребез Камил Сәмигуллин, Тәлгат Таҗетдин һәм чит өлкәләрдән килгән кунаклар, дин әһелләре катнашкан иде.
Дүшәмбе, 19 Гыйнвар 2015 18:05

Буа энҗеләре

     Куптән түгел "Буа энҗеләре" әдәби клубы әгъзалары узәк китапханәдә очраштылар. Җирле шагыйрьләр һәм яшь каләм тибрәтүчеләр үзләре белән та­ныштырдылар, китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп киләчәккә планнар билгеләделәр.
Пәнҗешәмбе, 15 Гыйнвар 2015 16:10

Татарстан язучылар берлегендә:

16 гыйнвар, 14.00 – Проза остаханәсе утырышы; 21 гыйнвар, 13.00 – Балалар әдәбияты остаханәсе утырышы; 23 гыйнвар, 15.00 – Шигърият остаханәсе утырышы. Көн тәртибендә: Татарстан Республикасының  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим итү.
Сишәмбе, 13 Гыйнвар 2015 09:34

Игътибар! Очрашуга чакырабыз

2015 елның 21 гыйнварендә, Татарстан язучылар берлегенең  Г.Тукай исемендәге клубында, “Татмедиа” Ачык Акционерлык Җәмгыяте җитәкчелеге,  Әдәбият елы уңаеннан, язучылар белән очрашу үткәрә. Башлана 15 сәгатьтә.     Рәхим итегез!
Страница 63 из 66
Союз писателей РТ