Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
     Әдәбият елы дәвам итә. Әле күптән түгел генә Чаллы язучылары Тукай районы Калмия авылында, аннан соң Алабуга шәһәре Үзәк китапханәсендә халык белән очрашып кайтканнар иде. Инде менә чираттагы әдәби-мәдәни чара аларны 27 июль көнне Түбән Кама шәһәренә дәшеп китерде.
Тугандаш татар һәм үзбәк халыклары гомер-гомердән аралашып яшәгәннәр. Авыр вакытларда безнең халык анда сыену тапкан, үзбәкләр дә безнең якларга юлны яхшы белгән.
Чәршәмбе, 22 Июль 2015 15:05

Галимне якташлары зурлады

  Сөббух Рәфыйков (15.07.1913 – 21.11.1971) – татар әдәбияты үсешенә билгеле бер өлеш керткән язучы,шагыйрь. Нахакка гаепләнеп, ул 20 елга якын гомерен Соловки, Норильск һәм башка урыннардагы төрмә-лагерьларда уздыра. Бу турыда язучы Дамир Гарифуллинның “Норильск тоткыны” әсәрендә җентекләп языла.
Дүшәмбе, 20 Июль 2015 12:29

Күңелдәге сагыш басылмады

16 июльдә Бауман урамындагы элеккеге Матбугат йортында китап кибете ачылды. Дөресерәге, кайчандыр беренче катның урам ягын тулысынча алып торган зур китап кибетенең бер почмагын бүлеп биргәннәр.
  Гавриил Державин исемендәге шигъри фестиваль быел уналтынчы тапкыр үткәрелде. Аның даими кунаклары, оештыручылары фикеренчә ул елдан-ел киңәя, яңа эчтәлек ала. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге, Лаеш муниципаль районы, Милли музей гамәлгә керткән фестивальгә Россия әдәби фонды өстәлеп, аны Бөтенроссия киңлегенә чыгарды. Алга таба аны Дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрергә дигән…
     14 июльдә бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе, безнең якташыбыз Гавриил Державинның тууына 272 ел тула. Гадәттәгечә бу көнне Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале үткәрелә.
Пәнҗешәмбе, 02 Июль 2015 16:51

Фәйзи Галиевка 90 яшь!

Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов язучы, Бөек Ватан сугышы  һәм хезмәт ветераны Фәйзи Галиевны 90 яшьлек туган көне белән котлады. ТР Хөкүмәте йортында узган тантаналы чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнашты.
Страница 65 из 74
Союз писателей РТ