Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-Ора татар авылында узган Сабан туенда катнашты.  Мәйдан узу белән беррәттән авылда «Чад татары музей-утары»ы да ачылды.  Данил Салихов музейга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Форд» микроавтобусы ачкычын тапшырды.  Татарстаннан әлеге чараларга шулай ук күренекле язучы, себер…
Хөрмәтле язучылар! 21 июньдә Омск өлкәсе Тәвриз районында урнашкан татар авылы Тайчыда клуб һәм китапханә янып көл булган иде. Авыл халкы китапханәне торгызырга ярдәм сорап мөрәҗәгать белән чыкты. “Янгынга кадәр китапханәдә дүрт меңгә якын китап саклана иде, шуларның бер өлеше – татар китаплары. Тайчыда 500-дән артык кеше яши, шул исәптән 105…
  Мәскәү татарлары “Штабы” шагыйрь Әхмәт Саттарны искә алу кичәсен уздырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасе, Ломоносов, Такташ премияләре лауреаты,  шагыйрь Әхмәт Саттар улы Саттар 14 июньдә Анапада дәваланганда вафат булып, 17 июньдә туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе Кочко-Пожарки авылында җирләнде.   Әхмәт Саттар…
Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә Башкортостан һәм Татарстан язучылары катнашында туган телләрне өйрәнүгә багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы булды. Утырышта Башкортостан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев, Башкортортстан Дәүләт Җыены -Корылтае рәисе урынбасары Юмабикә Ильясова, Башкортстанның халык шагыйрьләре Равил Бикбаев, Хәсән Наҗар; шагыйрәләр Лариса Абдуллина, Фәния Габидуллина,  Бөтендөнья Башкорт корылтаеның әйдәп баручы хезмәткәре…
Пәнҗешәмбе, 14 Июнь 2018 14:41

Татар шагыйре Әхмәт Саттар вафат

Күренекле татар шагыйре, әдип, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Саттар улы Саттаров Анапада шифаханәдә вафат булган. Беренче мәгълүмат буенча шагыйрьнең диңгез буенда ял иткәндә йөрәге тоткан. Мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...   Әхмәт Саттар, Әхмәт Саттар улы Саттаров (1939 елның 17 октябре, Нижгар өлкәсе, Сергач районы,…
  Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уздыра. Проектның максаты –  җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйрәм Милли китапханәнең төп бинасы (Кремль урамы, 33 йорт) янындагы…
Страница 9 из 87
Союз писателей РТ