Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
         2018 елның 26 нчы мартында Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбендә Гаяз Исхакый бүләге лауреаты, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәт Рәшит исемендәге III «Кояшлы ил» республикакүләм  фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә мәртәбәле кунаклар: язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты…
Сишәмбе, 27 Март 2018 11:37

Кайгы уртаклашу...

Татарстан язучылары Кемеровода булган коточкыч фаҗигадә гомерләре өзелгән мәрхүмнәрнең туганнарының тирән кайгысын уртаклаша... Йортларына кайгы кергән һәркемгә Ходай күркәм сабырлыклар бирсен...
Якын киләчәктә Мәскәүнең «Юность» журналында татар язучыларының әсәрләре нәшер ителәчәк. Мәскәүдә 1955 елдан бирле нәшер ителүче «Юность» журналының бер саны Татарстанга багышланачак. Журналның баш мөхәррир урынбасары Игорь Михайлов белән очраштык, – диде Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. – Быел ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мәскәү басмасы безнең республика…
Татар язучыларының Кама аръягында очрашулары дәвам итә. Бүген  каләм ияләрен Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Язучылар шулай ук мәктәп укучылары белән очраштылар. Әдәби очрашуда татар авторларының әсәрләре яңгырады, әдипләр балаларның сорауларына җавап бирделәр.    
24 мартта (13 сәг.) Кукмара район мәдәният йортында күренекле язучы Шаһинур Мостафинга багышланган «Яшьлегемә кире кайтыр идем...» дип исемләнгән әдәби очрашу була. 70 яшьлек юбилее уңаеннан, күренекле эзтабар әдипкә багышланган чаралар аның туган ягы Мамадышта узган иде инде. Шаһинур Мостафин өчен Кукмара төбәге  дә ят түгел. Ул «Хезмәт даны» дип…
Страница 11 из 82
Союз писателей РТ