Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
  Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Фатих Әмирханны Тукай күләгәсендә калган татар әдибе, дип атады.  Рәмис Аймәт Фатих Әмирхан турында роман язарга кирәк дип исәпли. Бу фикерен ул бүген Ф.Әмирхан исемендәге VIII республика күләм фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында әйтте. Бүген Казанның 170 нче мәктәбендә Ф.Әмирхан исемендәге VIII республика күләм фәнни-гамәли конференция булды.…
Чәршәмбе, 21 Март 2018 14:39

Бүген Шигърият көне!

Хөрмәтле дуслар!  Сезне чын күңелдән Бөтендөнья Шигърият көне белән тәбрик итәбез!  Уңышлар, хис өермәсе, шигырь давылы телибез!
Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрь, прозаик Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә булды. Иҗатта да, тормышта да ихлас, гади, изге күңелле шәхесне искә алу чарасына Чаллы язучылары, сәнгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары, студентлар килгән иде.   Китапханә залындагы һәркемнең күңеленә иң нык тәэсир иткән мизгелләрнең берсе – кичә башында Нәҗип…
Рөстәм Ямалеев: «Инкыйраз таймерын кире якка борырга кирәк» 15-16 мартта Мәскәүдә язучы, сәясәтче, идеолог Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган юбилей чаралары узды. Бөек татар әдибен искә алуны Мәскәү татарлары «Штаб»ы оештырды. Әлеге оешма чакыруы белән Мәскәүгә күренекле татар галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов килде. 15 мартта Хатыйп Миңнегулов Мәскәүнең М. Җәлил…
      Шагыйрь Илдус Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туа. 1961 елда Урсай җидееллык, 1965 елда Чалпы унберьеллык мәктәбен тәмамлый. 1965-1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аннан соң ике ел взвод командиры һәм рота командирының сәяси эшләр…
Якшәмбе, 18 Март 2018 18:45

Котлыйбыз!

Бүген язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның туган көне. Котлыйбыз! Гадел каләмегез тутыкмасын!
«Гомерләр үтмәгән» 2018 нче елның 21 нче марты көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга чакырабыз. Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен яратып укучы кешеләр бик күп. Шагыйрәнең беренче китаплары ук укучылар тарафыннан…
Страница 13 из 82
Союз писателей РТ