Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
Алты томга сузылган сайланма әсәрләр тупланмасын Татарстанның Тукай исемендәге бүләк иясе Вахит Имамовның иҗат җимешләре тәшкил итә. Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыгарылган 1нче һәм 2нче томнар сату киштәләрендә урын алды инде. Беренче том Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең «Ул язар өчен яши» дип аталган кереш мәкаләсе белән ачыла. Тәүге томга…
Сишәмбе, 18 Декабрь 2018 10:30

Татар-кыргыз улын Кытай да зурлый

   Кыргыз һәм татарның уртак улы Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы элеккеге СССР кысаларында гына түгел, күп кенә чит илләрдә, шул исәптән Кытайда да зурлап үткәрелде. Мәгълүм ки, бу мәмләкәттә бу бөек язучы иң танылган, иң мәшһүр әдипләрдән  хисаплана. Аның әсәрләре кытай телендә күп мәртәбәләр миллионлаган тираж белән басылып тора, алар…
Бүген Уфада  Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында  «Йөрәк сүзе» шигъри проектының финалы уза.  Әлеге проектта башкорт телендә шигырь укучы дуэтлар катнаша, танылган шагыйрьләр һәм актерлар, музыкантлар һәм журналистлар, поэзия яратучылар шигъри осталыкта көч сынаша. «Бу минем өчен йөрәк авазы проекты. Безнең республикада, башка күпмилләтле төбәкләрдә телне саклау һәм үстерүгә…
Кичә Сембер шәһәренең Губернатор сараенда «Гакыйль Сәгыйров укулары» узды. Татарстан Язучылар берлеге әлеге масштаблы чараны оештыручыларның берсе. «Гакыйль Сәгыйров укулары»нда сәламләү сүзе белән ТР Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов чыгыш ясады. Көрәшче рухлы язучы истәлегенә узган әлеге очрашуда күренекле шәхесләр, мәшһүр сәнгать осталары катнашты.
Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Балалар әдәбияты остаханәсендә яшь язучы Гөлшат Имамиева иҗатын тикшерделәр.
Бүген Сарманның сәнгать мәктәбендә Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган очрашу булды.Очрашуны Сарман «Үзәкләштерелгән китапханә» хезмәткәрләре оештырды. Әдәби чарада Аяз аганың хатыны Нәкыя Гыйләҗева, улы- драматург Мансур Гыйләҗев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты…
Страница 14 из 104
Союз писателей РТ