Яңалыклар - Татарстан язучылар берлеге
14 май көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасы гимны авторы Рамазан Байтимеров истәлегенә багышланган «Очрашырбыз әле җырларда...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Кичәдә танылган җырчылар Эмиль Җәләлетдинов,  Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Газинур Фарукшин, Зөлфия Зарипова, Рөстәм Гыйльфанов, Гүзәл Гыймаева җитәкчелегендәге “Гармония” вокаль ансамбле, язучылар Данил…
(Ләбиб Лерон фотолары)
Сишәмбе, 08 Май 2018 11:29

Бөек Җиңү көне белән!

Кадерле дуслар! Илебездә Ватан сугышы афәте кагылмаган бер генә гаилә, бер генә йорт та юктыр. Кулына корал тотып сугыша алырдай һәркем  тыныч тормыштан ут эченә барып кергән. Меңәрләгән ватандашларыбыз, якыннары күңеленә төзәлмәслек яра салып, аналарын, балаларын ятим итеп яу кырларында ятып калганнар. Шундый югалтулар аша килгәнлектән – күз яшьләре белән…
   Бүген –  2018 елның 4 маенда, каты авырудан соң, Удмуртиянең Иҗау шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Ринат Гыймазетдин улы Батталов бакыйлыкка күчте.    Шагыйрь 1948 елның 17 июнендә Татарстанның Әгерҗе районы Ырыс вылында туган. Удмуртиянең Алнаш районы Гөлширмә авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия хезмәтендә булып кайта. Минзәлә авыл…
Пәнҗешәмбе, 03 Май 2018 13:38

Шагыйрьне туган ягында зурлыйлар

Татар халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ренат Харис әсәрләрендә үзенең балачагы үткән яклары - зур бер тема. Туган җир шагыйрь Ренат Харис иҗатында Татарстан һәм Буа төбәге белән үрелеп тасвирлана. Юк, алай дип кенә әйтү шагыйрьне беркадәр кечерәйтү булыр иде. Туган җирне олылау хисе шагыйрьнең иҗатында илһам…
Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар 27 апрельдә шагыйрьнең туган төбәге Арчада дәвам итте.  Арча район мәдәният йорты каршында узган әдәби-музыкаль тамашадан соң, бөек шагыйрь истәлегенә йөгерү марафоны башланды. Йөгерешчеләр Яңа Кырлай ягына юл алдылар. Кырлайда аларны район башлыгы Илшат Нуриев һәм тантанага кайткан күпсанлы язучылар каршы…
Страница 15 из 90
Союз писателей РТ