31 нче октябрь – 2 нче ноябрь көннәрендә Татарстанның бер төркем мәгариф, гыйлем, әдәбият әһелләре Илсур Һадиуллин – мәгариф министры урынбасары (делегация җитәкчесе), Илнар Һидиятов – Казан мәгариф идарәсе башлыгы, профессорлар Дания Заһидуллина, Искәндәр Гыйләҗев, Хатыйп Миңнегулов һ.б. Финляндиядә өч көнлек сәфәрдә булып кайттылар. Мәгълүм ки, бу ил күп тармаклар…
Тарихыбыз киләчәккә барыр   Чаллы дәүләт педагогия университетының актлар залында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, Рәсәй халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповның «Литература народов Поволжья и Приуралья» («Идел-Урал халыклары әдәбияты») дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды.  Күптән түгел генә дөнья күргән бу искиткеч…
 Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан чаралар дәвам итә. Кичә шагыйрь Уфа шәһәрендә  яңа китапларын тәкъдим итте. Очрашу «Кызыл таң» татар газетасы редакциясендә узды, анда шагыйрьнең иҗатын яратучылар, хезмәттәшләре, артистлар, журналистлар катнашты. Башкортстанның халык шагыйре К. Аралбай Роберт Миңнуллинга багышланган шигырен укыды. Язучыны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе З.Алибаев, сатирик шагыйрь…
  Язучы Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» китабы «Александр Невский» Бөтенроссия тарихи-әдәби премиясе дипломанты булды. Бу хакта Татарстан китап нәшриятына  әлеге премиянең оештыру комитетыннан хәбәр иттеләр. Котлыйбыз!  
Бүген Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрьләр Газинур Морат, Марат Закир, Рифат Җамал Чиләбе өлкәсенең Магниттау каласында сәяси репрессия корбаннарын искә алу чараларында һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашуларда катнашалар. Бүгенге көндә Магниттау шәһәрендә 25000гә якын татар яши. Барысының диярлек ата-бабалары сөргенгә куып китерелгән. Дин тыелган булса да, алар башта кача-поса,…
Шагыйрь Булат Ибраһим драматургия һәм прозада яшь иҗатчылар аз дип саный. «Шигърияттә яшь көчләр бик күп. Кызганыч, прозада алар бармак белән генә санарлык. Күбесе 30-40 яшькә җиткән. Драматургиядә дә яшьләр сирәк. Әдәбиятны халыкка ирештерүнең иң үтемле юлы – театр. Шуңа күрә драматургиягә яшьләр күбрәк тартылсын иде», - ди ул. Әлеге…
Страница 19 из 104
Союз писателей РТ