Сишәмбе, 28 Август 2018 11:20

Чишмәләр иленә сәяхәт

Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов  «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе журналистлары белән бергә Казан артында «Таттелеком» оешмасы тарафыннан яңартылган чишмәләрдә, тарихи урыннарда булды.
  Кадерле дуслар! 2018 елның 28 августында (10.00)  Татарстан Язучылар Берлегендә (Тукай клубы) «Россия Федерациясе мәдәниятендә милли әдәбият» дип исемләнгән Түгәрәк өстәл утырышы була. Утырыш Казанда 27 – 30 август көннәренә билгеләнгән, массакүләм матбугат чараларының Федераль  агентлыгы ярдәмендә тормышка ашырылучы махсус программага кергән  Милли әдәбиятләр фестивале кысаларында уздырыла. Түгәрәк өстәл.…
Дүшәмбе, 20 Август 2018 09:17

Рәмис Аймәт юбилей кичәсе уздыра!

Шимбә, 11 Август 2018 08:47

Бәчектә әдәби бәйрәм була

Бүген Татарстанның Яшел Үзән районы Бәчек авылында әдәби очрашу уза. Бу авылда Габдулла Тукайның Саҗидә апасы яшәгән. Бәчек аның истәлеген кадерләп саклый. Авылда әдәби, мәдәни чаралар, күренекле каләм ияләре белән очрашулар инде традициягә әйләнгән. Бүгенге чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Г.Тукай премиясе лауреатлары Гәрәй Рәхим һәм Ркаил Зәйдулла;…
Шимбә, 04 Август 2018 08:23

Юбилей котлы булсын!

Бүген Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган көне. Мөхтәрәм каләм иясенә -75 яшь! Юбилярыбызга саулык, байлык, иҗади тынгысызлык телибез!
Сишәмбе, 31 Июль 2018 09:42

Флера Тарханова вафат...

Кайгылы хәбәр... Каты авырудан соң шагыйрә Флера Тарханова вафат булды. Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә -1 августа 10 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. Шагыйрә туган ягында - Чистай районы Яуширмә авылында җирләнәчәк. Мәрхүмәнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...
Хөрмәтле дуслар! Бүген Арча районының Өчиле авылында, "Ахун чишмәсе" янындагы буада "Фәйзуллин йөзүләре" узачак. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин башлап җибәргән, инде традициягә әверелгән, быел кырыгынчы тапкыр узучы спорт һәм әдәбият бәйрәмендә язучылар, сәнгать әһелләре, журналистлар катнаша. Оештыручылар -Арча районы хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлеге.  Башлана - 12 сәгатьтә. Бәйрәмгә…
Страница 25 из 104
Союз писателей РТ