1-4 октябрьдә Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелә.      Ике елга бер тапкыр уздырыла торган фестиваль төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.
Сишәмбе, 15 Сентябрь 2015 15:54

Тукай клубында яңа очрашулар

     Көзнең беренче аенда Язучылар берлегенең Тукай клубына йөрүчеләрне яңа очрашулар көтә.     18 сентябрьдә фронтовик әдипләребез Салих Батталның 110, Нәби Дәүлинең 105, Атилла Расихның 100, Әбрар Кәримуллинның 90 еллыгына һәм иҗатларына багышланган зур кичә була. Ул 17.00 сәгатьтә башланачак. Кичәгә танылган җырчыларыбыз, сүз осталары чакырылды.     23 сентябрьдә 17.00…
12 сентябрьдә Казан ратушасында, "Аксенов-фест-2015" әдәби-музыкаль фестиваль кысаларында, "Йолдызлы билет" 9 нчы Халыкара әдәби премиясе лауреатларын бүләкләделәр.
Пәнҗешәмбе, 10 Сентябрь 2015 11:25

Остаханә утырышына төрек режиссеры килде

   9 сентябрьдә Язучылар берлегенең драматургия остаханәсе утырышына төрек режиссеры Хәсән Кырач килде. Бөтендөнья мөселман киносы фестивале башланып киткән көнне аның “Күңелләр берлеге” фильмы күрсәтелгән иде. Күпләр инде карап өлгергән, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла да шактый җентекле күзәтү ясаганнан соң фильмга югары бәя бирде.
     Бүген балалар әдәбияты остаханәсенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Татарстан язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге премиясенә кандидатлар тәкъдим итү мәсьәләсе каралды.
Пәнҗешәмбе, 03 Сентябрь 2015 09:38

Җиңүчеләр бәйрәм көнендә билгеле булачак

     Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Язучылар берлеге белән бүгенге авыл тормышын яктырткан проза әсәрләренә конкурс игълан иткән иде. Конкурска моңарчы беркайда да басылмаган 4 роман,12 повесть, 11 хикәя кабул ителде.
Чәршәмбе, 02 Сентябрь 2015 13:27

Иҗат юлы буйлап

     Кайсы өлкәдә белгеч булса да, хәтта әдәбияттан ерак торса да, тирән эчтәлекле шигырь яисә башка төр әдәби әсәр кешене һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Аларны укыганда һәм тыңлаганда һәркем үз күңелен, тирә-як тормышын айкап чыга, үз халәте белән геройның кичерешләрендә уртаклык эзли, аның белән бергә юана, сөенә йә борчыла. Иҗат…
Страница 93 из 104
Союз писателей РТ