Пәнҗешәмбе, 27 Август 2015 15:50

Язучы сүзе үтемле

     Татарстан Язучылар берлеге Президент сайлаулары уңаеннан республиканың һәр районында диярлек үз укучылары белән очрашулар уздырды. 26 августта Аксубай районының Карасу авылында шундый чараларның берсенә җыелдылар.
Пәнҗешәмбе, 27 Август 2015 10:40

Туфан Миңнуллинга 80 яшь

   25 августта Татарстанның халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулды. 24 августта Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган кичә булды. Татарстанда һәм Россиянең башка өлкәләрендә аның истәлегенә багышланган чаралар башланып…
   24 августта Язучылар берлегендә җырчы, композитор Радик Динәхмәтовның  “Кеше” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Җыентыкта татар һәм башкорт әдипләренең кеше, аның дөньядагы урыны, рухи һәм әхлакый сыйфатлары хакында шигырьләре тупланган, авторлар турында белешмә бирелгән.
Пәнҗешәмбе, 20 Август 2015 13:45

Башкорт кунаклары белән очрашу

   Җәйге яллардан соң Язучылар берлегенең Тукай клубында яңа очрашулар башланып китә. 24 августта 17.00 сәгатьтә җырчы Радик Динәхмәтовның “Кеше” китабын тәкъдир итү кичәсе була. Җыентыкта татар һәм башкорт әдипләренең кеше, аның дөньядагы урыны, рухи һәм әхлакый сыйфатлары хакында шигырьләре тупланган, авторлар турында кыскача белешмә бирелгән.
Чәршәмбе, 19 Август 2015 14:25

Баулы үз улларын зурлый

   Баулыда август аеның бер атнасында гына язучылар тормышы белән бәйле ике зур вакыйга булды.
Чәршәмбе, 12 Август 2015 14:18

Баулыда затлы һәйкәл

  11 август көнне Баулы район үзәге моңарчы күрелмәгән тантана кичерде. Каланың Дан скверында халык шагыйре Фәнис Яруллин белән аның гомерлек тормыш юлдашы, терәге һәм илһамчысы булган Нурсөя ханым хөрмәтенә затлы, гүзәл һәйкәл ачылды.
Сишәмбе, 11 Август 2015 16:21

Абайның 170 еллыгында

  Ибраһим Конанбай (1845-1904) – казах халкының Абай кушаматы (тәхәллүсе) белән танылган бөек шагыйре, фикер иясе. Ул Көнчыгыш Казахстанның Семей (Семипалатинск) тарафларындагы Караул, Җидебай төбәкләреннән. Аны тугандаш казах халкы бик тә зурлый, хөрмәт итә. Абай турында күпләгән китаплар язылган, сәнгать әсәрләре тудырылган (Болар арасында Мохтар Ауэзовның “Абай” дилогиясе йөзек кашы…
Страница 94 из 104
Союз писателей РТ