Пәнҗешәмбе, 24 Гыйнвар 2019 17:11

Чаллыда Айдар Хәлим укулары узды

    Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II региональ укулар узды. Заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган өр-яңа бинада урнашкан белем йортында югары кимәлдә үткән әлеге чара Чаллыдан һәм республикабызның 11 шәһәр-районыннан укытучыларны, әдәбият белгечләрен, студентларны, мәктәп укучыларын җыйды, сиксәннән артык…
Иртәгә –  23 гыйнварда Биектау  районында драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел  тулуга багышланган   чаралар уза. Чараларда танылган драматург, прозаик,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый,  Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; танылган шагыйрь, драматург, прозаик,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш…
Татар язучылары бүген Азнакай төбәгендә шагыйрь Илдус Гыйләҗевне искә алу чараларында катнашалар.      
Бу минутларда Татарстан язучылары татар халкының милли үсеш стратегиясе хакында фикер алышуда катнашалар. Утырыш Татар конгрессы бинасында уза.
Шагыйрьләребез – Илһам Шакировка     Наҗар НӘҖМИ   Туган моңнар   Гасырлардан гасырларга басып, Гомерләрдән кереп гомергә, Мәңгелек бер канатлы җан төсле, Күңелләрне ялгап күңелгә, Йөрәкләрдән агасыз сез, Йөрәкләргә тамасыз сез, Туган моңнар, туган моңнар!.. Җир-суларның моңы сездә, Ата-баба каны сездә, Туган моңнар, туган моңнар!.. Кайда йөреп, кайдан үтсәк…
  Халкыбыз, татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – бүген  бөек җырчыбыз Илһам Шакиров  бакыйлыкка күчте.  2019 елның 15 февралендә аңа 84 яшь туласы иде... Легендар җырчы барлык татар халкын берләштергән, тоташ  моңнан торган зур шәхес иде. Ул гомере буе каләм ияләре белән аралашып яшәде,  талантларга игътибарлы,  сүзгә талымлы булды. …
Страница 11 из 104
Союз писателей РТ