Чәршәмбе, 30 Гыйнвар 2013 17:12

Равил Фәйзуллин “Мәңгелек мизгел”

Китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның талантын һәм иҗат үзенчәлеген билгели алырлык, чагыштырмача кыскарак күләмдәге шигырьләре тупланган.  (Фәйзуллин Р. Мәңгелек мизгел: шигырьләр / Вечность мгновения: стихотворения. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 287 б.)  
Чәршәмбе, 30 Гыйнвар 2013 16:58

Әлфия Ситдыйкова “Тансык бәхет”

  Әлфия Ситдыйкованың бу җыентыгында соңгы елларда язылган әсәрләре туплап бирелә. Тансыклаган бәхет тәмен юксынган күңел күзләрен хәтерләткән шигырьләрдә яшәүгә, иреккә, мәхәббәткә һәм назга сусаган җанның мөлдерәмә моң тулы халәте чагыла. (Ситдыйкова Ә. Тансык бәхет: шигырьләр, поэма, баллада. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 222 б.)  
     Китапта Г.Гыйльмановның балалар һәм яшүсмерләр арасында популярлык казанган повестьлары, хикәяләре, әдәби парчалары, әкиятләре туплап бирелде.   Китаптан өзек: Тау битендәге таш астыннан бер чишмә малае йөгереп чыккан да: – Мин Җир йөзендә иң-иң салкыны, – дип кычкырып җибәргән, ди. Кояш яңа туган сабыйга елмаеп караган. Чишмә бар булган…
Чәршәмбе, 16 Гыйнвар 2013 21:28

Әмирҗан Моталлапов “Абыну”

        Авыл җирендә яшәп иҗат итүче Әмирҗан Моталлаповның әлеге китабына тупланган повестьларында көчле рухлы кеше язмышлары белән беррәттән тормыш сикәлтәләрендә адашып, үз юлын табалмыйча «югалган» образлар да сурәтләнә. Китаптан өзек:     Күзне һич ача торган түгел... Әмма аңның хәмердән айныган өлешләре хәтер җепселләрен хәрәкәткә китерә. Билгесезлектән арыну өчен сорауларга…
        Төрле язмышлар, төрле уйлар, төрле юллар, төрле илләр – кеше үз тормышында ниләр генә күрми дә нинди хисләр генә кичерми. Шагыйрь Әхмәт Рәшит тә үз кичерешләрен, уй-хисләрен замандашларына җиткерергә омтыла, аларның да шагыйрь уйларын аңлавын, үзенә теләктәш булуларын тели. Китаптан өзек:      Ачыктан-ачык сөйләшү Язмыш. Нигә син мине…
Чәршәмбе, 16 Гыйнвар 2013 21:13

Әхәт Сафиуллин “Тормыш сукмаклары”

           Язучы Әхәт Сафиуллинның бу китабына кергән әсәрләрендә күпкырлы тормышыбызның төрле яклары, андагы катлаулы процесслар, геройларының характерлары, эчке дөньялары, психологик кичерешләре тасвирлана. Китаптан өзек:        Йомгак очы - Калтыранма, чишен әйдә! Менә күрерсең, барысы да әйбәт булыр! - дип, Юрий өстеннән пальтосын сала башлады. Сергей һаман ишек төбендә кымшанмыйча…
Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 15:24

Вахит Имамов “Утлы дала”

     Әлеге китапта исемнәре бөтен дөньяга билгеле Чыңгызхан, Кол Гали, Юрий Долгорукий, Андрей Боголюбский, Всеволод Зур Оя образлары аша Рус һәм Болгар дәүләтләре, татар, монгол һәм кыпчак халыкларының XII–XIII гасырлардагы тормышы сурәтләнә.  Китаптан өзек:       Ясүгәй баһадир бүген Онон елгасы буена ауга чыкты. Башка чакта, ауга дисәң, кыят ыруындагы…
Страница 18 из 19
Союз писателей РТ