Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 15:22

Гүзәл Әдһәм “Наласа авылы көе”

       Гүзәл Әдһәмнең бу китабына ике повесте һәм хикәяләре туплап бирелгән. Тормышны, кешеләр психологиясен яхшы белеп язылган әсәрләрдә үткән һәм бүгенге дә, туу һәм үлем дә, мәхәббәт һәм гыйбрәтле кеше язмышларын сурәтләгән тетрәндергеч вакыйгалар да гәүдәләнә.   Китаптан өзек:     Ачык тәрәзәдән ургылып кергән шомырт чәчәге исе Гәүһәриянең фикерен…
Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 15:03

Әхмәт Гадел “Сөю дәрьясы”

     Шагыйрь Әхмәт Гаделнең әлеге китабына төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре туплап бирелгән.   Китаптан өзек:     1942 елның җилле-буранлы, карлы-болытлы феврале. Ватан сугышының тәүлеге елга торырлык, ил язмышы кыл өстендә тирбәлгән авыр, фаҗигале көннәре. Татар һәм башка милләт ләрнең чибәр, назга мохтаҗ хатыннарын, буй җиткән, әмма каһәр орыш…
Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 15:01

Рөстәм Зәкуан “Синдә калам”

      Шагыйрь Рөстәм Зәкуанның бу китабында да, башлыча, татар авылы темасы. Аның проблемалары, бүгенгесе, киләчәге... Һәм мәңгелек мәхәббәт темасына багышланган өр-яңа шигырьләре. Җыентыкта шагыйрьнең популяр җырлары да урын алган.   Китаптан өзек: Безнең гомер ярсып аккан Елгаларга охшаш икән. Бусагалар аша яшьлек, Сизми калдым, узып киткән.   Гомер-көннәр, җилли-җилли, Дәвер…
Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 14:45

Рифкать Имаев “Агымсу”

   Шагыйрьнең әлеге китабына төрле елларда иҗат ителгән лирик шигырьләре туплап бирелгән.   Китаптан өзек: Агымсулар акмый тормый, Аккан сулар болгана. Җаннарында сагыш булган Суга карап моңлана.   Агымсулар акмый тормый, Аккан суның үз юлы. Узып бара тагын менә Гомеремнең бер елы.   Агымсу ич, болганадыр, Болгана да бер тона.…
Чәршәмбе, 14 Ноябрь 2012 14:40

Рәдиф Сәгъди “Гүзәл Аппаксылу”

    Язучы Рәдиф Сәгъдинең әлеге китабына урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен төрле елларда иҗат ителгән пьесалары, әкият-пьесалары һәм бер әкияте туплап бирелгән.   Китаптан өзек:      Рәдиф Сәгъди – киң катлау укучыларга һәм театр тамаша чыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург һәм публицист – әдәбият һәм театр сөючеләрне куандырып,…
      Бу җыентыкта Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге – республика, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең иҗади һәм сәяси эшчәнлеге хакындагы язмалар, әңгәмәләр, фәнни мәкаләләр, шигъри багышлаулар урын алган. Каләмдәшләре, галимнәр, журналистлар, сәнгать әһелләре һәм әдәбият сөючеләрнең әтрафлы фикерләре әдипнең киң колачлы иҗатын…
        Чыңгыз Мусинның әлеге китабында күбесенчә соңгы елларда язылган шигырьләре урын алган. Аларда авторның туган җиргә, аның табигатенә мәхәббәте тасвирлана. Шулай ук шагыйрьнең юмористик-сатирик шигырьләре, җырлары да әлеге җыентыкта туплап бирелгән.    Китаптан өзек:        Шагыйрьләр авылда туалар, шәһәргә шуалар, диләр. Ә безнең Чыңгыз ага Мусин – Әгерҗе…
Страница 20 из 20
Союз писателей РТ