Дүшәмбе, 14 Ноябрь 2016 16:43

Яңа китап

"Таллыкүлдә былбыл бар". Повестьлар, хикәяләр. Татарстан китап нәшрияты, 2016 ел. Редакторы - Р.Заһидуллина. Язучы А. Әхмәтгалиеваның нечкә психологизм белән сурәтләнгән әсәрләрендә җәмгыять, әдәп-әхлак, хәзерге авыл проблемалары яктыртыла. Автор йөгерек каләм белән адәм баласының гомер юлындагы югалту-табышларын, мәхәббәт һәм нәфрәтен бәян итә.
Җомга, 16 Сентябрь 2016 11:04

Яңа китап

 Шагыйрь Рәмис Аймәтнең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән бу китабына Яшәү һәм үлем аша үлемсезлек фәлсәфәсенә тоташа торган үтә дә нечкә лирик шигырьләре тупланды. Сагышлы моңга төреп, замана кырыслыгын буйсындыра алган Шигъриятнең һәр ачышы укучыда зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз.             Рәмис Аймәт            …
Чәршәмбе, 31 Август 2016 18:10

Яңа китап

“Татарстан китап нәшрияты”нда күренекле язучы Факил Сафинның мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язган “Керпенең шәһәргә сәяхәте” исемле әкият-повесте, әкиятләре, хикәяләре тупланган китабы басылып чыкты. Кырмыска малае Кырмыч белән Чикерткә малае Чикертмән арасында дуслык буламы? Ак тузганакка кәрзин тагып, күккә күтәрелү мөмкин эшме? Трольләр кешеләрдән урлап җыйган хәзинәләрен кире…
Әдәбият сөючеләргә туган якка мәхәббәт, ил язмышы, яшәү мәгънәсе турында уйланулардан торган шигырьләр, поэмалар авторының прозасына да шигърилек, туңган кеше җанын җылытырлык аһәңле яңгыраш хас. Китапка тупланган әсәрләр белән танышканнан соң, авторның проза өлкәсендә дә үз укучысын табачагына ышаныч уяна.
тарихи кыйсса Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның өр-яңа әсәрендә 1520–1566 елларда Госманлы империясендә хакимлек иткән һәм Төркия тарихында иң югары сәяси көчкә ия булган Сөләйман Кануниның тормышы сурәтләнә.  
Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар., иҗат портретлары Бу китапка филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗеваның чыгышлары әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗат портретлары туплап бирелде. Әдәбият тарихының төрле чорларына караган язмалар белән бергә, җыентыкта татар балалар язучыларының поэзия һәм проза әсәрләрен тема, проблема, жанр һәм сәнгатьчәлек хасиятеннән чыгып бәяләгән мәкаләләр дә урын алды.  
 Әлеге китапка язучының төрле елларда иҗат ителгән драма әсәрләре туплап бирелде.
Страница 3 из 20
Союз писателей РТ