Бу китапка кергән ике повесть һәм бер романда гасырлар алышынган чор, үзгәреш елларында булган вакыйгалар тасвирлана. Ил әкренләп хәлсезләнде, аннары бөтенләй таралды. Күпләр зур сынаулар аша үтәргә мәҗбүр булды/ Кемнәрдер биреште, үз юлыннан тайпылды, кемнәрдер фаҗигагә юлыкты, кемнәрдер зур тырышлык куеп, намус сафлыгын да, мәхәббәтен дә саклап кала алды. Язмышлар…
Пәнҗешәмбе, 25 Февраль 2016 16:09

Гөлнур Айзатның китаплары

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлнур Айзат шушы ярты ел эчендә генә дә өч китап бастырып чыгарды. Аның икесе – “Күз яше ачы була”  һәм “Әманәт” –  хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары.
     Укучыларыбызның китап киштәләренә Айгөл Әхмәтгалиеваның “Синең өчен яшим”, “Мин гашыйк булдым, “Болытта җиләк үсә” дигән китаплары янына тагын берсе өстәлер: шушы көннәрдә аның “Баланнарда бал тәме” дигән яңа китабы басылып чыкты.      Тормыш тоташ көрәштән һәм сынаулардан тора. Югалту һәм табыш, мәхәббәт һәм хыянәт  белән сыный ул. Бәхет һәм…
Дүшәмбе, 18 Гыйнвар 2016 13:37

Хәтер җебе – Нить памяти

Әлфия Ситдыйкованың әлеге китабында аның төрле елларда иҗат ителгән лирик-фәлсәфи шигырьләре һәм нәсерләре татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Әсәрләрне рус теленә Вера Хәмидуллина тәрҗемә иткән. Автор иҗатында үзенең хис-кичерешләрен, уй-фикерләрен үзенә генә хас нәзакәтлелек белән сурәтли. Аның шигъриятендәге рухи сафлык һәм күңел җылылыгы беркемне дә битараф калдырмас.
Сишәмбе, 12 Гыйнвар 2016 13:22

Рәдиф Сәгъди: “Сынган беләзек”

Танылган  драматург, прозаик  Рәдиф Сәгъдинең Татарстан  китап нәшриятында  “Сынган беләзек”  дигән  пьесалар  җыентыгы  нәшер  ителде. Авторның  төрле  елларда  иҗат  ителгән  хезмәтләрен  туплаган  бу  китап  Республикабызның  театр  коллективлары  өчен  менә дигән кулланма булачак.
Язучы, журналист Сөмбел Гаффарованың  “Чынга ашачак хыял” дигән  китабы  дөнья  күрде. Эчтәлеге  белән  бүгенге  заман  балалары фантазиясенә  нигезләнгән  бу басманы Татарстан  китап  нәшрияты полиграфик  эшләнеше  ягыннан  да  балалар  игътибарын  җәлеп  итәрлек дәрәҗәгә  күтәргән.      Китап  өлкәннәр өчен дә  кызыклы  итеп  язылган.
Сишәмбе, 12 Гыйнвар 2016 13:16

Асия Юнысова: “Алкалы чәчәкләр”

    Күренекле  шагыйрә, журналист Асия Юнысованың  балалар  өчен “Алкалы чәчәкләр” дигән  шигырьләр  җыентыгы  басылып  чыкты.     Анда тирәбезне әйләндереп  алган  күренешләр турында  балалар күңелендә  туган  самими  сорауларга  соклангыч  матур  шигъри  телдә җаваплар  бирелә. Китап  Яңа  ел бәйрәмнәре  эчтәлеген  баетып  җибәрерлек  серле, тылсымлы  шигырьләргә  дә  бай.   
Страница 5 из 21
Союз писателей РТ