Чәршәмбе, 25 Март 2015 14:55

Шагыйрьләр “Төсле планетада”

 “Идел-Пресс“ нәшриятында басылып чыккан “Төсле планетада“ китабы кече яшьтәге мәктәп балаларына тәгаенләнгән. Анда республикабызда яшәп иҗат итүче унике авторның: Рафис Корбан, Факил Сафин, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Галимҗан Гыйльманов, Әлфия Ситдыйкова, Ленар Шәех, Гөлнур Корбанова, Рәшит Бәшәр, Шәмсия Җиһангирова иҗат иткән шигырьләр Вера Хәмидуллина тәрҗемәсендә урын…
Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 13:15

Хисләремнең сыны

Хисләремнең сыны – Шигырьләр / Муталип Беппайланы. – Казан: “ТанДим” нәшрияты, 2014. – 80 бит, – 500 данә. Шагыйрь, язучы, драматург, публицист, тәрҗемәче Муталип Беппайланы балкар һәм урыс телләрендә яза. Без сезгә аның Рафис Корбан тәрҗемәсендәге шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 13:11

Вакытның вакыты күп

Вакытның вакыты күп – Шигырьләр / Рушания Арсланова. – Казан: “ТанДим” нәшрияты, 2014. – 272 бит, – 1000 данә. Шагыйрә соңгы китабын күрә алмый калды. Әмма без бу китапны шигырь сөючеләр күрерләр, укырлар, сөенерләр дип ышанып калабыз.
Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 13:09

Табигать баласы

Табигать баласы – Шигырьләр / Гаделша Шәүкәт. – Казан: “ТанДим” нәшрияты, 2014. – 488 бит, – 1000 данә. Шәүкәт Гаделша бу китабында әдәбият сөючеләргә шигърияттә үз йөзе, үз аһәңе булган, Көнбатыш Себер татар тормышының һәм табигатенең кабатланмас үзенчәлекләрен шагыйранә гәүдәләндереп, бүгенге татар поэзиясен яңача образлар, сүрәтләр белән баетучы талантлы шагыйрь буларак…
Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 12:42

Вакыйф Нуруллин: Сайланма әсәрләр

Сайланма әсәрләр – ике томда. 1том / Вакыйф Нуруллин. – Казан: “ТанДим” нәшрияты, 2014. – 448 бит,- 1000 данә. Күренекле язучы Вакыйф Нуруллин сайланма әсәрләренең бу томында төрле елларда иҗат ителгән “Әгәр син булмасаң”, “Күпер чыкканда”, “Аккан су юлын табар” дигән повестьлары урын алды.
Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 12:38

Альберт Хәсәнов: Сайланма әсәрләр

Сайланма әсәрләр – ике томда. 1том / Альберт Хәсәнов. – Казан: “ТанДим” нәшрияты, 2014. – 400 бит, – 1000 данә. Күренекле әдип Альберт Хәсәнов әсәрләренең бу томында нәфис йөгерек тел белән язылган повестьлары урын алган.
Пәнҗешәмбе, 05 Март 2015 12:19

Бураннарда калам

Бураннарда калам: шигырьләр / Марат Кәримов. – Казан: “Илһам” нәшрияты, 2015. – 296 бит, 500 данә. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның бу китабында шигърият сөючеләр тарафыннан яратып кабул ителгән сайланма әсәрләре тупланган. Китап шагыйрьнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарыла. Шагыйрьнең татар телендә китабы беренче тапкыр дөнья күрә.
Страница 6 из 19
Союз писателей РТ