26.12.2013      Шушы көннәрдә Төркиядә татар әдипләренең балалар хикәяләреннән торган “FİLDİŞİ ÇAKI” (Сөяк саплы пәке) исемле яңа китап дөнья күрде.  Әлеге хезмәтне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанның тәкъдиме белән Фатих Кутлу тәрҗемә итте. Китап Анкара шәһәрендәге “Бәнгү” нәшриятында бу елның декабрендә  чыкты.  Шул рәвештә 2013 елда Фатих Кутлу тәрҗемәсендә…
Хәбир Ибраһим. Төпчек малай маҗаралары Биредә язучының балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган “Канатлы бозау”, “Калай әтәч”, “Ак Барс маҗаралары” һ.б. пьесалары урын алган. (Хәбир Ибраһим. Төпчек малай маҗаралары: балалар һәм яшүсмерләр өчен пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 239 б.)
Чәршәмбе, 11 Декабрь 2013 16:17

Шәүкәт Галиев. Шәвәли шуклыгы

Шәүкәт Галиев. Шәвәли шуклыгы Җыентыкта күренекле балалар язучысы, Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең шигырьләре тупланган. “Мин – Шәвәли, ут малай...” бүлегендә әсәрләрнең шагыйрь үз кулы белән язган вариантлары да бирелә. Китапның рәссамы – Рөстәм Хәбибуллин. (Шәүкәт Галиев. Шәвәли шуклыгы: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – …
Чәршәмбе, 11 Декабрь 2013 11:32

Татар шагыйрләре - чувашча!

Тутар поэзийен кӑшӑлé. (Татар шигърияте такыясы). Юрий Семендер тәрҗемәсе   Чувашстанның Халык шагыйре Юрий Семендер татар халкының борынгы чорлардан - Кол Галиләрдән - бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен шагыйрьләрен диярлек чуваш теленә тәрҗемә иткән. Күпсанлы укучылар соравы буенча төзелгән бу җыентыкка 123 автор кергән.   (Венок татарской поэзии: переводы с…
Сишәмбе, 03 Декабрь 2013 16:49

Муса ҖӘЛИЛ. "Кызыл ромашка"

Муса Җәлил. Кызыл ромашка Китапта халкыбызның каһарман-шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең балалар өчен шигырьләре һәм җырлары тәкъдим ителә. Шаян шигырьләр, уенлы җырлар балаларча җиңел тел белән язылса, шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән әсәрләрендә туган ил, туган җир, ирек, батырлык, тугрылык кебек темалар яктыртыла. Китапның рәссамы – Алсу…
Сишәмбе, 03 Декабрь 2013 15:46

Гөлчәчәк ГАЛИЕВА. Әсәрләр

  Гөлчәчәк Галиева. Әсәрләр Педагог, язучы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлчәчәк Галиеваның бу китабына укучылар арасында зур популярлык казанган әсәрләре – “Газзәбану” романы, “Тулгак” һәм “Өзелгән өмет” повестьлары, “Барсам” хикәясе урын алган. (Гөлчәчәк Галиева. Әсәрләр: роман, повестьлар, хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 431 б.)
Ләис Зөлкарнәй. Мәңгелектән исә җил... Танылган шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең бу китабына төрле елларда иҗат ителгән, вакыт сынавын узган шигырьләре, поэмасы белән беррәттән, зәвыклы шигъри тел белән язылган нәсер, хикәя, бәяннары да туплап бирелә. (Ләис Зөлкарнәй. Мәңгелектән исә җил...: шигырьләр, поэма, нәсерләр, хикәяләр, бәяннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. –…
Страница 9 из 19
Союз писателей РТ