Җомга, 06 Сентябрь 2013 16:01

Әхәт Гаффар“Дәрья башы”

           Күренекле язучы Әхәт Гаффарның әлеге китабына Габдулла Тукайның бала чагы хакындагы “Дәрья башы” повесте, татар халкының яшәве, көнкүрмеше, хыял-омтылышлары турындагы “Бодай бөртеге һәм тегермән ташы”, “Богау” романнары һәм хикәяләре туплап бирелә.            (Гаффар Ә. Г. Дәрья башы: повесть, романнар, хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 479 б.)…
Пәнҗешәмбе, 05 Сентябрь 2013 18:17

Рәсүл Гамзатов “Торналар”

            Күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның татар теленә тәрҗемә ителгән бу шигырьләр җыентыгы аның тууына 90 ел тулу уңаеннан чыгарыла. Китапка шагыйрьнең төрле елларда язган һәм дөньякүләм яңгыраш алган шигырьләре туплап бирелә.           (Гамзатов Р. Торналар: шигырьләр. – Казан: “Илһам” нәшрияты, 2013. – 96 б.)  
Дүшәмбе, 26 Август 2013 17:05

Көлсылу

Китапта Шарль Перроның “Көлсылу”, Якоб һәм Вильгельм Гриммнарның “Бәллүр шар”, Ганс-Христиан Андерсенның “Патшаның яңа киеме” әкиятләре татарчага тәрҗемәдә, рәссам Фәридә Ризаева бизәлешендә бирелә. (Көлсылу: балалар өчен әкиятләр / төзүчесе Э. Кәлимуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 31 б.)  
Дүшәмбе, 26 Август 2013 17:03

Шамил Шәйдуллин “Бүре өнендә”

Бу китапта язучының “Бүре өнендә” повесте, чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән юрист язмалары һәм шигырьләре урын ала. (Шәйдуллин Ш. Н. Бүре өнендә: повесть, юрист язмалары, шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 191 б.)  
Китапта күренекле рус язучысы Виталий Бианкиның хайваннар, кошлар турындагы әсәрләре туплап бирелә. Укучы Дага Түш, Сары Тамак, Чи-чи кебек әкият геройларына ияреп, маҗаралар дөньясына чума, табигать күренешләре белән таныша. (Бианки В. В. Тычкан баласы Чи-чи: балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 119 б.)  …
Пәнҗешәмбе, 15 Август 2013 15:47

Сәмига Сәүбанова “Нәни Болан баласы”

Китапта Сәмига Сәүбанованың балалар өчен язылган, рәссам Илдус Әҗемов рәсемнәре белән бизәлгән әкияте урын алган. (Сәүбанова С. Ә. Нәни Болан баласы: әкият. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 20 б.)  
Сишәмбе, 30 Июль 2013 16:37

Магҗан Җомабаев “Җан сүзе”

          Казах халкының классик шагыйре Магҗан Җомабаевның (1893-1938) беренче китаплары 1912, 1922 елларда Казанда дөнья күргән. Шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңае белән тәкъдим ителә торган бу җыйнама төрле журнал-газеталарда узган гасырның 90 елларында һәм яңа йөз башында татарча басылып чыккан шигырьләреннән һәм яңа тәрҗемәләрдән сайлап тупланды. Тугандаш халыкның…
Страница 10 из 19
Союз писателей РТ