Камил Рамазановның «Әстерхан» исемле яңа китабы дөнья күрде. Бөек Ватан  сугышы ветераны Камил аганың бу өченче китабы. Тормышның ачысын-төчесен татыган, халык хуҗалыгын үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән Ил агасы бу китабында да яшәешкә, тормышка үзенең мөнәсәбәтен белдерә, уйланырга мәҗбүр итә. Китапның беренче өлешендә  Әстерхан шәһәренең исеменә нигез булган хәл-вакыйга тасвирлана. …
Китап шундый уйларга этәрде   Әгәр исән булса, Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып, озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә яшәгән һәм иҗат иткән каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Шәйхи…
Сишәмбе, 19 Сентябрь 2017 15:39

Рифат Сәлахның яңа китабы

Дүшәмбе, 11 Сентябрь 2017 13:45

Җәүдәт Сөләйманның яңа китабы.

Язучы Җәүдәт Сөләймановның «Каталун дәфтәрләреннән» дип аталган яңа китабы  2017 елда Татарстан Фәннәр академиясе нәшриятында  3 мең данә тираж белән басылган. Барлык тираж да Сәләт оешмасында, Сәләт аланнарында, төрле чараларда   Җ. Сөләйман иҗаты белән кызыксынучыларга бүләк ителә.    Сатуда «SeletStore» кибетендә (алар интернетта да актив) бар. Китап сатудан кергән акча…
Дүшәмбе, 28 Август 2017 11:33

Бәхет күлмәге

Сирень Якупованың «Бәхет күлмәге» китабына төрле елларда иҗат ителгән, тормыш чынбарлыгы тасвирланган чәчмә әсәрләре туплап бирелгән. Китап «Татмедиа» АҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында  дөнья күрде. Басманың тиражы 500 данә.
Дүшәмбе, 28 Август 2017 10:51

Яктылык сулышы

Әлфия Ситдыйкованың «Яктылык сулышы»  дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат иткән лирик-фәлсәфи әсәрләре: шигырьләр, поэмалар һәм тәкълитләре тупланган. Әлфия Ситдыйковапның хиссият диңгезендә йөзүче, Бәхет, Матурлык, Сөю һәм Наз эзләүче лирик-романтик герое ил һәм чор сулышын тоеп, үз туган халкы өчен яшьнәп яши. Китап Татарстан китап нәшриятында…
Сишәмбе, 11 Июль 2017 12:24

Әтәч меңгән киртәгә...

Балаларга һәм яшьүсмерләр өчен язган әкиятләре белән танылган Нурия Сәйяр бу китабында  сабыйларга һәм кече яшьтәге укучы балаларга яңа  әкиятләр китабын тәкъдим итә. Балалар, җеннәрдән курыкмас өчен нишләргә, беләсзме? Аларның үзләрен куркытырга кирәк! Бакчага карак кермәсен өчен - үзеңә карачкы булып киенергә! Сорытүш белән Озынколакның каникул маҗаралары, Ташбаш белән Чабак…
Страница 2 из 21
Союз писателей РТ