Дүшәмбе, 26 Август 2013 17:05

Көлсылу

Китапта Шарль Перроның “Көлсылу”, Якоб һәм Вильгельм Гриммнарның “Бәллүр шар”, Ганс-Христиан Андерсенның “Патшаның яңа киеме” әкиятләре татарчага тәрҗемәдә, рәссам Фәридә Ризаева бизәлешендә бирелә. (Көлсылу: балалар өчен әкиятләр / төзүчесе Э. Кәлимуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 31 б.)  
Дүшәмбе, 26 Август 2013 17:03

Шамил Шәйдуллин “Бүре өнендә”

Бу китапта язучының “Бүре өнендә” повесте, чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән юрист язмалары һәм шигырьләре урын ала. (Шәйдуллин Ш. Н. Бүре өнендә: повесть, юрист язмалары, шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 191 б.)  
Китапта күренекле рус язучысы Виталий Бианкиның хайваннар, кошлар турындагы әсәрләре туплап бирелә. Укучы Дага Түш, Сары Тамак, Чи-чи кебек әкият геройларына ияреп, маҗаралар дөньясына чума, табигать күренешләре белән таныша. (Бианки В. В. Тычкан баласы Чи-чи: балалар өчен әкиятләр һәм хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 119 б.)  …
Пәнҗешәмбе, 15 Август 2013 15:47

Сәмига Сәүбанова “Нәни Болан баласы”

Китапта Сәмига Сәүбанованың балалар өчен язылган, рәссам Илдус Әҗемов рәсемнәре белән бизәлгән әкияте урын алган. (Сәүбанова С. Ә. Нәни Болан баласы: әкият. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 20 б.)  
Сишәмбе, 30 Июль 2013 16:37

Магҗан Җомабаев “Җан сүзе”

          Казах халкының классик шагыйре Магҗан Җомабаевның (1893-1938) беренче китаплары 1912, 1922 елларда Казанда дөнья күргән. Шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңае белән тәкъдим ителә торган бу җыйнама төрле журнал-газеталарда узган гасырның 90 елларында һәм яңа йөз башында татарча басылып чыккан шигырьләреннән һәм яңа тәрҗемәләрдән сайлап тупланды. Тугандаш халыкның…
     “Укучы һәм укытучы” сериясеннән дөнья күргән икенче китапта татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланган. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелә.        Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.  
Сишәмбе, 30 Июль 2013 16:29

Рөстәм Мингалим “Өч үрдәк”

      Китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең балалар өчен язылган шигырьләре һәм хикәяләре рәссам Илдус Әҗемов бизәлешендә тәкъдим ителә.      (Мингалим Р. Г. Өч үрдәк: балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр / төзүчесе Л. Лерон. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 71 б.)…
Страница 11 из 20
Союз писателей РТ