Китапка тупланган өр-яңа повесть-хикәяләрдә, нигездә, совет чоры кешеләренең гыйбрәтле язмышлары, кичергән авырлыклары һәм якты хыяллары тасвирлана. Язучының шулай ук үзгәртеп кору елларын яктырткан әсәрләрендә көндәлек тормышыбыздагы гадәти күренешләр җылы юмор белән сурәтләнә.       (Харрасова Р. Ф. Йолдызлар төстән язганда: хикәяләр, повесть. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 255…
       Танылган шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның бу китабына милләтебезнең фаҗигале язмышын, аның борынгыдан килгән ирек өчен көрәшен, легендар батырлыкларын, гореф-гадәтләрен, изге йолаларын һәм соңгы егерме ел эчендә кичергән үзгәреш-яңарыш чалымнарын тасвирлаган поэма-трилогиясе кертелде. Ул Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә багышлана.       (Гыйззәтуллина Ф. С. Яну дәверләрендә: поэма-трилогия.…
     Язучы Нәзифә Кәримованың бу китабына хикәяләр, повесть, пьеса, җырлар һәм шигырьләр тупланган. Көндәлек тормыш вакыйгаларын җете сурәтләрдә тасвирлап, җанлы образларда чагылдырган бу әсәрләр китап укучылар күңелен җәлеп итәр.       (Кәримова Н. Х. Ак әрем чәчәге: хикәяләр, повесть, пьеса, җырлар, шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 223 б.)…
Җомга, 12 Июль 2013 12:44

Гаяз Исхакый “Әсәрләр”

       Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый әсәрләренең бу томына язучының төрле архивларда, музейларда һәм шәхси кулларда сакланып калган хатлары һәм автобиографик язмалары туплап бирелде. Томны төзүче, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, кереш сүз авторы – Фәния Фәйзуллина.      (Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 томда: 14 т.: хатлар һәм автобиографик язмалар.…
Җомга, 07 Июнь 2013 15:00

Рабит Батулла “Сөембикә”

      Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың әлеге кыйссасы Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә тормышындагы тарихи мизгелләрне җанландырып, милләтебез язмышын, шанлы үткәнен мөмкин кадәр тулырак яктыртуга багышлана.      (Батулла Р. Сөембикә: кыйсса. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 430 б.)  
     Танылган язучы Марат Кәбировның реаль вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрендәге геройлар аяусыз сынау алдында кала. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләрне кырыс хөкем көтә. Автор аларның катлаулы язмышларын, гадәттәгечә, коточкыч күренешләр аша сурәтли.      (Кәбиров М. Бердәнбер һәм кабатланмас: роман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 382 б.)…
Китапта балалар язучысы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның төрле елларда иҗат ителгән ихлас һәм самими шигырьләре, әкият-поэмасы тупланган. (Дәрзаман Җ. Карурман кунаклары: балалар өчен шигырьләр һәм әкият-поэма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 103 б.)  
Страница 12 из 19
Союз писателей РТ