Язучы Нәзифә Кәримованың бу китабына хикәяләр, повесть, пьеса, җырлар һәм шигырьләр тупланган. Көндәлек тормыш вакыйгаларын җете сурәтләрдә тасвирлап, җанлы образларда чагылдырган бу әсәрләр китап укучылар күңелен җәлеп итәр.       (Кәримова Н. Х. Ак әрем чәчәге: хикәяләр, повесть, пьеса, җырлар, шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 223 б.)…
Җомга, 12 Июль 2013 12:44

Гаяз Исхакый “Әсәрләр”

       Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый әсәрләренең бу томына язучының төрле архивларда, музейларда һәм шәхси кулларда сакланып калган хатлары һәм автобиографик язмалары туплап бирелде. Томны төзүче, текстларны, искәрмә һәм аңлатмаларны әзерләүче, кереш сүз авторы – Фәния Фәйзуллина.      (Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 томда: 14 т.: хатлар һәм автобиографик язмалар.…
Җомга, 07 Июнь 2013 15:00

Рабит Батулла “Сөембикә”

      Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың әлеге кыйссасы Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә тормышындагы тарихи мизгелләрне җанландырып, милләтебез язмышын, шанлы үткәнен мөмкин кадәр тулырак яктыртуга багышлана.      (Батулла Р. Сөембикә: кыйсса. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 430 б.)  
     Танылган язучы Марат Кәбировның реаль вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрендәге геройлар аяусыз сынау алдында кала. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләрне кырыс хөкем көтә. Автор аларның катлаулы язмышларын, гадәттәгечә, коточкыч күренешләр аша сурәтли.      (Кәбиров М. Бердәнбер һәм кабатланмас: роман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 382 б.)…
Китапта балалар язучысы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның төрле елларда иҗат ителгән ихлас һәм самими шигырьләре, әкият-поэмасы тупланган. (Дәрзаман Җ. Карурман кунаклары: балалар өчен шигырьләр һәм әкият-поэма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 103 б.)  
  Биредә Согуд Гарәбстаны принцы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, шагыйрь, рәссам Халид әл-Фәйсалның шигырьләре гарәпчә һәм татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Китап автор үзе ясаган рәсемнәр белән бизәлгән. (Әл-Фәйсал Х. Хәреф һәм төс: шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 95 б.)  
Китапта милләтебез даһие Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр хронологик тәртиптә тәкъдим ителә. Еллар узган саен аның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, шанлы тарихыбызны, ахыр чиктә татарлыгыбызны әледән-әле искә төшереп, ассызыклап тора. (Тукай Г. Актык тамчы яшь: шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 495…
Страница 13 из 20
Союз писателей РТ