Язучы Гөлзадә Бәйрәмованың бу китабында аның соңгы елларда язылган проза һәм публицистик әсәрләре, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре тәкъдим ителә.  (Бәйрәмова Г. Син һаман шул сандугач: повесть, хикәяләр, публицистик язмалар, әңгәмәләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. – 191 б.)  
Пәнҗешәмбе, 18 Апрель 2013 13:21

Фәнис Яруллин “Әйтелми калган сүз”

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның бу китабына әдипнең моңа кадәр дөнья күргән җыентыкларына кермәгән ике повесте һәм хикәяләре тупланган. Аларда безнең заман кешеләренең уй-хисләре, үзара мөнәсәбәтләре, сөю-сөелүләре, әхлакый сыйфатлары чагылдырыла. Китапның төзүчесе һәм кереш мәкалә авторы – филология фәннәре кандидаты Сәүия Хәкимова.  (Яруллин Ф.…
Дүшәмбе, 01 Апрель 2013 14:27

Керим Отаров китабы

Җыентыкта Кабарда-балкар халык шагыйре Кәрим Отаровның чуаш теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре урын алган. Тәрҗемәче – Валери Тургай. Китапның исеме татарчага “Торналар кайта” дип тәрҗемә ителер иде.  
Дүшәмбе, 01 Апрель 2013 14:24

Кайсын Кулиев китабы

Әлеге китапта Кабарда-балкар халык шагыйре Кайсын Кулиевның шигырьләре чуаш теленә тәрҗемә итеп тәкъдим ителә. Тәрҗемәче – Валери Тургай. Китап татарча “Дөньяга матурлык аша карагыз” дип исемләнер иде.  
Дүшәмбе, 01 Апрель 2013 10:29

“Нәниләр тел өйрәнә”

Әлеге сөйләүлек – “Нәниләр тел өйрәнә” сериясендә дөнья күрә торган китапларның икенчесе. Беренче китапта балалар аерым сүзләр белән танышсалар, биредә аларны кулланып, татар, рус һәм инглиз телләрендә фразалар, җөмләләр төзергә, сөйләшергә өйрәнәләр. Сөйләүлек тематик принципта төзелгән, күпсанлы төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Китапның рәссамы – Алсу Тимергалина.  (Шакирова Т., Хәйдәрова Г.…
Сишәмбе, 26 Март 2013 14:44

Ак бүре: татар халык әкиятләре

Әлеге саллы басмада һәркемнең күңел түрендә яшәгән, күпләр яраткан “Салам-Торхан”, “Шомбай”, “Камыр батыр”, “Ак бүре”, “Гөлчәчәк” һ. б. татар халык әкиятләре урын алган. Китапның рәссамы – Диләрә Нәүрүзова. (Ак бүре: татар халык әкиятләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 327 б.)  
Әлеге томнарда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, поэмалары, сәхнә әсәрләре, хикәяләре, мәкаләләре һәм уйланулары бергә туплап бирелгән.  (Мингалим Р. Сайланма әсәрләр: 4 томда.– Казан: Татар. кит. нәшр., 2012)  
Страница 14 из 20
Союз писателей РТ