Җомга, 15 Март 2013 16:44
Аяз Гыйләҗев “Әтәч менгән читәнгә”
“Татар прозасы” сериясе кысаларында дөнья күрә торган беренче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Аяз Гыйләҗевнең татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил иткән “Әтәч менгән читәнгә”, “Җомга көн, кич белән...”, “Өч аршын җир”, “Язгы кәрваннар” повестьлары урын алган. (Гыйләҗев А. Әтәч менгән читәнгә:…
Read 1650 times
Җомга, 15 Март 2013 16:25
Рифат Сәлах “Ташта үскән гөлләр”
Шагыйрь Рифат Сәлахның чираттагы китабында аның өр-яңа шигырьләре туплап бирелә. Алар укучыны уйландыра, гаҗәпләндерә, сискәндерә, күңелдә хисләр өермәсе уята. (Сәлах Р. Ташта үскән гөлләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 143 б.)
Read 848 times
Чәршәмбе, 13 Март 2013 16:50
“Балачак энциклопедиясе”
Татар язучыларының биографияләрен, портретларын, күренекле әсәрләрен үз эченә алган, төсле рәсемнәр белән бизәлгән “Балачак энциклопедиясе”нең дүртенче китабында кырык бер язучы урын алган.Җыентык мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. (Балачак энциклопедиясе: дүртенче китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 184 б.)
Read 942 times
Сишәмбе, 12 Март 2013 15:13
Дамир Асылов “Җир маеның бар җае”
Җыентыкка кергән очеркларның геройлары – гади нефтьчеләр дә, Татарстан нефтьчеләренең фәнни штабы – ТатНИПИнефть институты галимнәре дә. Үзе дә күп еллар дәвамында нефть чыгаручы оператор булып эшләгән, аннары гомерен журналистикага багышлаган автор җир мае чыгару сәнәгатенең нечкәлекләрен белеп яза. (Асылов Д.С. Җир маеның бар җае. – Казан: Рухият, 2012. –…
Read 603 times
Сишәмбе, 12 Март 2013 15:08
Рахман Шәфигуллин “Йозак”
Рахман Шәфигуллинның повесть һәм хикәяләрендә укучы тормышның төрле шартларында калып та рухи ныклыгын, күңел сафлыгын, кешелеклелеген югалтмаган каһарманнар белән очраша. (Шәфигуллин Р. Йозак: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 223 б.)
Read 774 times
Дүшәмбе, 11 Март 2013 16:43
Гөлфия Исхакова “Сукыр мәхәббәт”
Әлеге китапка кергән повесть һәм хикәяләрендә язучы Гөлфия Исхакова тормыш-яшәеш гыйбрәтләре аша кешеләр арасындагы, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең асылын ачып бирә. (Исхакова Г. Сукыр мәхәббәт: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 175 б.)
Read 759 times
Дүшәмбе, 11 Март 2013 16:40
Фәүзия Мөхәммәтова “Яшәү кыйбласы”
Шагыйрә бу китапка тормыш тәҗрибәсенә таянып язган фәлсәфи шигырьләрен, якты лирикасын, робагыйларын һәм җыр текстларын туплаган. Җырларының халык арасында таралганнары да, киләчәккә өметләнеп, аһәңсазларын (композиторларын) көткәннәре дә бар. Китап төрле яшьтәге шигърият сөючеләргә адресланган. (Мөхәммәтова Ф. Яшәү кыйбласы. – Казан: Рухият, 2012. – 256 б.)
Read 908 times