Сишәмбе, 22 Май 2018 09:30

Соңгы фото...

Әмир ага Мәхмүтовның Язучылар берлегенә килгәч төшкән соңгы фотосы. Кулында Муса Җәлилнең кызы исеменнән язылган Рәхмәт хаты. Шагыйрьне фотога Флюра Абдулина төшереп алган... Бүген Әмир аганы туган ягында – Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында җирлиләр...
Сишәмбе, 26 Сентябрь 2017 12:02

Кадерле мизгелләр

  1965 ел. Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев КДУ студентлары - Мөдәррис Әгъләмов, Роза Зәйнуллина, Ләлә Сабирова, Рәшит Ягъфәров, Флүс Латыйпов, Харрас Әюпов арасында.
Җомга, 06 Сентябрь 2013 15:33

Беренче гонорар

          Без, башлары иҗат белән каткан егетләр, барыбыз да гонорарның ни-нәрсә икәнен бик яхшы белә­без. Маңгай тирен сыпырып эшләп тап­кан хезмәтеңнең җимеше булган берен­че гонорарны да һәркайсыбыз нык хәтерли торгандыр. Ә минем беренче гонорарым аеруча истәлекле булды, әй. Гомергә онытылмаслык булды. Ходай­га шөкер, әдәбият мәйданында мин бик озак гомер кичердем.…
Чәршәмбе, 04 Сентябрь 2013 17:45

Гаяз Исхакый хатлары

ӘХМӘТХӘСӘН ИСХАКОВКА           Әхмәтхәсән – Гаяз Исхакыйның бертуган энесе. Ул 1896 елның 12 февралендә дөньяга килә. Уфада «Га­лия» мәдрәсәсен тәмамлый. Башта ту­ган авылы Яуширмәдә укытучы була. 1923-1925 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында эшли. 1925-1930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укы­тучылар әзерләү курсларында укыта.
         ....Утыз өченче чакрымда, шул ук уңда – мөселман зираты. Зиратка аяк басканым юк, белешләрем дә күмелмәгән, әмма шуның шыксыз гына коймасы, ямьсез генә капкасы өстенә куелган айны күргәч, күңел әллә нишләп сискәнеп китә. Гаҗәп ул, әй! Менә мин керәшен авылында хәлгә килдем, балачагым, яшьлегем керәшеннәр арасында үтте.
Татарстанның халык язучысы, Россиянең Станиславский, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Россиядәге күп дистәләрчә милли театрлар репертуарын­да уңыш белән барган драма әсәрләре авторы, халкыбызның иң яраткан һәм татар милләтенең үсеше өчен тиңдәшсез көч куйган әдибебез Туфан Миңнуллинның арабыздан китүенә нибары ел ярым бул­ды. Ул август аенда дөньяга аваз салса, май…
      Татарстан белән Башкортстан әдипләре олуг талант иясе, халык язучысы Әмирхан Еники эзләре буйлап сәфәр кылды. Башта алар Әмирхан ага туган төбәктә – Благовар районының Каргалы авылында булды. Аннан соң сәфәрләре Еникиевлар байтак еллар яшәгән Дәүләкән шәһәрендә дәвам итте.
Страница 1 из 2
Союз писателей РТ