Юбилейлар һәм туган көннәр - Татарстан язучылар берлеге
Сишәмбе, 25 Июнь 2019 09:52

ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ – ХӨРМӘТЕ.

    Хатыйп Миңнегулов (12.05.1939) – күренекле галим-педагог, әдәбиятчы, тюрколог,  җәмәгать эшлеклесе. Ул инде 52 ел Казан университетында эшли, күпләгән мәгърифәт, фән, иҗат әһелләренең остазы; төрле телләрдә һәм илләрдә нәшер ителгән меңнән артык хезмәт (шул исәптән 70 кә якын китап) авторы; филология фәннәре докторы, Казан һәм халыкара казакъ-төрек университетларының “шәрәфле…
Сишәмбе, 20 Ноябрь 2018 15:20

Юбилей белән котлыйбыз!

Язучы-драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге,  РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Хәбир Ибраһимга – 60 яшь! Чын күңелдән тәбрик итәбез һәм иҗади уңышлар телибез!
Җомга, 09 Ноябрь 2018 15:48

Котлыйбыз!

Татар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Салисә Гәрәевага  80 яшь тулды! Чын күңелдән тәбрик итәбез. Иҗади уңышлар булсын!
Чәршәмбе, 17 Октябрь 2018 16:19

Тынлык эчендәге зилзилә...

  Өч сәгатьтән артык барган кичәдә тамашачыңны югалтмас өчен иҗатың нинди булырга тиеш? Шагыйрь Рәмис Аймәт­нең 50 яшь­ле­генә багышланган концерттан чыкканда, мөгаен, һәр­бер тамашачы үзенә әнә шул сорауны биргәндер. “Пирамида” күңел ачу комплексы шыгрым тулы иде һәм азагынача шулай калды да. Димәк, тамашачы ихласлыкка, хисле шигърияткә, җан­лы концертка сусаган. Соңгы…
Данил Салихов 2016 елның июнь аенда Татарстан язучыларының VIII корылтаенда каләмдәшләренә зур ышаныч белдерә – ул Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп сайлана. Бүген исә Данил Салихов 337 язучыга җитәкче булып тора. Драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе Данил Салихов 15 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында үзенең 60 яшьлек юбилеен…
Страница 1 из 7
Союз писателей РТ