Пәнҗешәмбе, 12 Июль 2018 10:50

Юбилей котлы булсын!

Язучы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Атласи исемендәге бүләк иясе Зәки  Зәйнуллинга 85 яшь тулды.  Күренекле каләм иясен чын күңелдән тәбрик итәбез! Саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез!  
  Шагыйрә,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллинаның юбилей кичәсеннән фотолар биредә: http://www.tatar-inform.ru/photo/2018/04/23/9993/#2
Дүшәмбе, 26 Март 2018 13:36

Котлыйбыз!

Бүген Татарстанның халык язучысы Рабит ага Батуллага 80 яшь тулды. Мөхтәрәм каләм иясен бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Саулык, байлык, имин гомерләр телибез!
Мамадыш шәһәрендә эзтабар-язучы Шаһинур Мостафинга 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе   узды. Кичәдә язучының каләмдәшләре, дуслары  – Язучылар берлеге рәисе  Данил Салихов, Г.Тукай премиясе лауреатрлары Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Газинур Морат,  рәссам Нәҗип Нәккаш;  Фоат Галимуллин, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Ринат Мөхәммәдиев, Амур Фәлах, Вәрис Гали, Рафаил Газизов һ.б. чыгыш…
   14 февраль көнне Арча төбәгендә язучы-прозаик Гайсә Гатауллинны искә алу кичәсе булды. Очрашуда язучының якташлары, туганнары, татар язучылары катнашты.     Гайсә Госман улы Гатауллин 1948 елның 14 февралендә Арча районы Казиле авылында Гатаулла улы Госман  һәм Галәветдин кызы Майфруз гаиләсендә  дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, тракторчы,…
Страница 1 из 6
Союз писателей РТ