Җомга, 05 Декабрь 2014 11:23

"Ач, шигърият, серләреңне!"

28 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Энергетиклар мәдәният сараенда Сирень Якупова һәм Айрат Суфияновның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Ул Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Вахит Шәих улы Имамовның төбәк язучыларының ел дәвамында алып барган эшчәнлегенә бәя бирүеннән башланып китте.
2014 нче елның 26 ноябрендә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында фронтавик язучы Р.Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышланган “Рафаил Төхфәтуллинның иҗади дөньясы” дигән Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды.
Сишәмбе, 02 Декабрь 2014 14:50

Бардада конференция

     28 ноябрь көнне Пермь краеның Барда районында “Кама буе татар мәдәниятын саклау һәм үстерүдә җирле туган якны өйрәнүчеләренең, язучы һәм шагыйрьләрнең роле” дип исемләнгән конференция булды. Аны Барда милли мәдәният үзәге рәисе Сәлим Нәзип улы Назин алып барды.
Дүшәмбе, 01 Декабрь 2014 10:26

Без – китаплы халык

     27 ноябрьдә Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Без – китаплы халык” исемле кичә һәм ХIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башына караган кулъязма һәм басма китаплар күргәзмәсен тәкъдир итү чарасы булып узды. Чарада әдипләр Вахит Имамов, Рәшит Бәшәр, Фәүзия Бәйрәмова, Мансур Сафин, Мирһади Разов, Амур Фәлах; тел…
Сишәмбе, 25 Ноябрь 2014 10:59

Яшьләргә – яшел ут

Узган җомгада Татарстан Язучылар берлеге яшь каләм әһелләре өчен махсус семинар үткәрде. Бу көнне Төркиядән Ауразия Язучылар берле­ге рәисе Якуб Өмәруглы килгән иде. Семинарда шулай ук ТР Мәдәният ми­нистрлыгының сәнгать бүлеге җит­әкчесе вазифаларын башкаручы Рәшит Фәтхуллин, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, ТР Министрлар Кабинетының сектор мөдире,…
Дүшәмбе, 10 Февраль 2014 17:00

Балалар да язучы булырга тели

          Санкт-Петербургтан Казанга балалар язучылары Сергей Махотин белән Михаил Яснов килде. 10 февральдә алар Казанның 3нче  гимназиясе укучылары белән очраштылар. Кунаклар белән укучыларны Тукай клубында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан таныштырды.
Пәнҗешәмбе, 30 Гыйнвар 2014 15:57

Тәрҗемә көче

24 гыйнвар көнне Тукай клубында татар-чуваш халык дуслыгын чагылдырган кызыклы чара узды. “Тутар поэзийен кӑшӑлé” (Татар шигърияте такыясы) китабын тәкъдир итү кичәсендә автор Чуваш Республикасы халык шагыйре, тәрҗемәче Юрий Семендер катнашты.
Страница 26 из 27
Союз писателей РТ