Татарстанның тышкы икътисадый элемтәләр министры булып эшләгән, язучы, тәрҗ­емәче Рәшит Ахуновны Ар­чада әтисе – Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов янына җирлә­гәннәр. “Абыем турында төрлесен язалар, булганы да, уйлап чыгарылганы да күп. Аның үлемен халыктан яшергәннәр дип тә язып чыктылар. Минем хәлемне дә аңлагыз: үземне томанда кебек хис итәм, бертуган абыемны җирләү…
Җомга, 25 Март 2016 15:07

Каюм Насыйри укулары

Елдагыча Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясендә «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дигән темага яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды.
Җомга, 25 Март 2016 14:23

Каеннар да сине сагына

Шушы көннәрдә Татар Танае авылы халкы зур дулкынлану хисләре белән яшәде. Авылдашлары, язучы Афзал Шамовның тууына 115 ел тулуга багышланган «Танаемда – гади бер авылда, Шамов дигән язучы туган...» дип исемләнгән кичәгә авыл мәдәният йортына кечесе дә, олысы да җыелды.
Пәнҗешәмбе, 24 Март 2016 16:37

Милли шәхесләр – горурлыгыбыз

Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә күренекле якташыбызның якты истәлегенә  багышланган «Төбәкара Шамов укулары» бәйгесенең йомгаклау этабы булды.
Чәршәмбе, 23 Март 2016 14:52

Буран кайда йоклый?

Балалар язучысы, Татарстан язучылар берлеге рәисе, Ш.Маннур, А.Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рафис Корбан иҗатын киңрәк өйрәнү, популярлаштыру, яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан Биектау районында иҗади конкурс оештырылды.
Сишәмбе, 22 Март 2016 09:47

“Шлем киертербез айга да!..”

Ак каеннар һәм янар таулар, Җир уллары һәм урман кызлары, зәңгәр урманга охшаган яшьлек һәм Алсулары-Зөбәйдәләре, Мокамайлары турында һәркемнең күңеленә уелып калырлык итеп язган зәңгәр күзле шагыйрь, татар әдәбияты классигы, драматург, журналист һәм публицист Һади Такташны ярату һәм сагыну хисләре әдәбият сөючеләрне 18 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай клубына…
    Гагаузлар – төрки халык, төркиләрнең угыз төркемен хасил итәләр. Нигездә Молдова, Украина, Болгария территориясендә төпләнеп яшәгән, СССР таркалганнан соң аерым ил булып бүленеп чыккан Молдова Республикасы халкының өченче төп вәкиле булып торалар.
Страница 4 из 26
Союз писателей РТ