Чәршәмбе, 23 Март 2016 14:52

Буран кайда йоклый?

Балалар язучысы, Татарстан язучылар берлеге рәисе, Ш.Маннур, А.Алиш исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рафис Корбан иҗатын киңрәк өйрәнү, популярлаштыру, яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан Биектау районында иҗади конкурс оештырылды.
Сишәмбе, 22 Март 2016 09:47

“Шлем киертербез айга да!..”

Ак каеннар һәм янар таулар, Җир уллары һәм урман кызлары, зәңгәр урманга охшаган яшьлек һәм Алсулары-Зөбәйдәләре, Мокамайлары турында һәркемнең күңеленә уелып калырлык итеп язган зәңгәр күзле шагыйрь, татар әдәбияты классигы, драматург, журналист һәм публицист Һади Такташны ярату һәм сагыну хисләре әдәбият сөючеләрне 18 мартта Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай клубына…
    Гагаузлар – төрки халык, төркиләрнең угыз төркемен хасил итәләр. Нигездә Молдова, Украина, Болгария территориясендә төпләнеп яшәгән, СССР таркалганнан соң аерым ил булып бүленеп чыккан Молдова Республикасы халкының өченче төп вәкиле булып торалар.
Җомга, 18 Март 2016 14:12

Мөслимдә юбилей

10 март көнне Мөслимдә Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда язучы һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,  Халык язучысы Фоат Садриевның 75 яшьлек юбилее билгеләп үтелде һәм яңа гына табадан төшкән «Дәверләр ага» китабы тәкъдир ителде.
Чаллы шәһәренең 12 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 3-4-5 сыйныф укучылары шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар.
Пәнҗешәмбе, 17 Март 2016 17:22

Чаллы язучылары Әмәкәй мәктәбендә

10 нчы мартта Мөслим районы Әмәкәй гомуми урта белем бирү мәктәбендә укучылар Чаллыдан килгән язучылар –  якташлары: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле язучы, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, “Көмеш кыңгырау“ газетасының баш мөхәррире Факил Сафин, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Мәктәп укучылары…
Сишәмбе, 15 Март 2016 11:37

Милләт хакына җан атып

Китап сатуның, газета-журналларга язылуның кимүе бүген кемнәрне генә борчуга салмый икән?!
Страница 8 из 30
Союз писателей РТ