Чәршәмбе, 17 Февраль 2016 15:16

М.Җәлил һәйкәле янында митинг!

15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган митинг булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары В.Г.Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул митингта катнашучыларга М.Җәлил каһарманлыгының дөньякүләм әһәмияте турында сөйләде.
Чәршәмбе, 17 Февраль 2016 13:20

Муса Җәлилне зурлап искә алдылар

Моннан нәкъ 110 ел элек 15 февраль көнне Оренбург губерниясе Шарлык районы Мостафа авылында гап-гади крестьян гаиләсендә, алтынчы бала булып, татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил дөньяга килгән. Шул уңайдан Чаллы шәһәренең шагыйрь исемендәге урамында урнашкан һәйкәл янында тантаналы чара үтте. Шагыйрьне зурлап искә алдылар, һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Сишәмбе, 16 Февраль 2016 16:58

Җәлилне искә алу кичәсе

15 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай клубында Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга  багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Аны Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, профессор Шамил Монасыйпов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт кыллы квартеты ачып җибәрде.
Сишәмбе, 16 Февраль 2016 10:53

Язучы да, тарихчы да

12 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында татар җәмәгатьчелеге замандашыбыз – татар язучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлегенең Ф. Хөсни, А. Алиш исемендәге премияләре иясе Солтан Шәмсинең 70 яшьлек юбилеена багышланган һәм аның әле шушы көннәрдә генә “Илһам” нәшриятында басылып чыккан “Тарихи әсәрләр”китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелды.
Дүшәмбе, 08 Февраль 2016 16:42

Юксындыра!..

5 февральдә  Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь, галим, фольклорчы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның тууына 70 ел тулу уңаеннан аны искә алуга багышланган  әдәби-музыкаль кичә булды. Кичә “Сорнай” фольклор ансамбле чыгышы белән башланды.
Дүшәмбе, 01 Февраль 2016 13:53

Әмирханнар нәселе таҗы

29 гыйнварда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында революционер-көрәшче, оппозицион шәкертләр хәрәкәте җитәкчесе, милли театр, прогрессив матбугатны оештыручыларның берсе, публицист, драматург, укытучы-педагог,  җәмәгать эшлеклесе буларак, ул XX йөзнең беренче чирегендә татар халкының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында якты эз калдырган милләтебезнең күренекле әдибе Фатыйх Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә…
Дүшәмбе, 01 Февраль 2016 13:44

Милли үзаң

 Бала йөрәге–ак кәгазь “Тәрбиясе җитешмәгән җирдә гүззәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә –гүзәл кеше дә җитешмәс.”  Ризаэддин Фәхреддин. Унөченче республикакүләм Ризаэтдин Фәхретдин укулары быел Мамадышның 3нче санлы урта мәктәбендә үткәрелде. Аңа республика районнарыннан дистәләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф бүлекләренең милли мәгариф һәм төбәк-ара хезмәттәшлек буенча методистлары килгән…
Страница 9 из 29
Союз писателей РТ