25 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында Республикабызның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы профсоюзы активистлары белән түгәрәк өстәл артында очрашу мәҗлесе уздырылды.
Чәршәмбе, 25 Ноябрь 2015 15:03

Каләменнән моңнар тама

     Наилә Яхина  киңкырлы  иҗатчы. Ул  җырчы да, композитор да, шагыйрә дә. Башкортстанда туып-үскән кыз Казанга килеп, иҗатына төпле нигез, шигъриятенә җан азыгы таба. Наилә ханым Татарстан телевидениесе  аша  алып барган тапшырулары һәм  күп кенә җырлары аша безгә күптән таныш. Ул инде әдәби иҗатта  да үзен танытып  өлгергән шагыйрә.
     2015 елның 20 ноябрендә Чистай шәһәренең 2 нче гимназиясендә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, якташыбыз, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Кояш Тимбикова истәлегенә багышлап,   яшүсмерләрнең I төбәкара фәнни-эзләнүле укулары уздырылды. Мондый укулар гимназиядә 2010  елдан бирле үткәрелә. Ул башта…
Дүшәмбе, 23 Ноябрь 2015 14:34

Йолдызга тиң гомер

     20 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында татар җәмәгатьчелеге тулы зал белән Республикабызның Халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтте.
Пәнҗешәмбе, 19 Ноябрь 2015 11:29

Балалар шагыйрьне тыңлый

     16 ноябрьдә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты Рафис Корбан Казанның Ф. Аитова исемендәге кызлар гимназиясендә укучылар белән очрашты.
Пәнҗешәмбе, 19 Ноябрь 2015 09:50

Тукай сулышын тоеп

    17 ноябрьдә Рафис Корбан Яшел Үзән районының Бәчек һәм Түбән Урысбага авылларында булып, укучылар һәм укытучылар белән очрашты.
Җомга, 13 Ноябрь 2015 14:51

Язучы әсәрләрендә яши

     Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә “Кояш көн дә чыга...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте.
Страница 10 из 26
Союз писателей РТ