«31 мартта рус Академия театрында  Россиякүләм танылган күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча премьера узды», – дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге. Спектакльнең режиссеры  – Үзбәкстаның халык артисты Рөстәм Хәмидов. Ул Туфан Миңнуллинның  әлеге әсәренә мөрәҗәгать итүен, пьесадагы образларның һәркем өчен аңлаешлы булуы, диалогларның драматизмы беркемне дә битараф калдырмавы,…
  Башкаланың «Татар мәдәнияте үзәге»ндә,  Мәскәү өлкәсе татарлары автономиясе инициативасы белән, Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлаган чаралар узды. Чаралар Фәнис Яруллин әсәре буенча илледән артык егет һәм кыз язган диктант белән башланды. Диктантны яздыручы –  татар үзәгенең «Умарта» курсларында татар теле укытучы Лилиана Сафина. Ул Мәскәүдә яшәүче татар…
9 нчы мартта Изге Болгарда «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт. XVII Кулаткы укулары» дип исемләнгән  фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда Татарстанның дин һәм гыйлем әһелләре, җәмәгатьчелек һәм хакимият вәкилләре белән беррәттән, Самара, Ульян өлкәләренең билгеле шәхесләре дә чыгыш ясады. Бу масштаблы чарада Иске Кулаткы  район башлыгы, татар дөньясының күренекле шәхесе,…
12 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру идеясен хуплады.  Әлеге фикерне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәкъдим итте. Еллык премия 2002 елда булдырылган. 2003 елда беренче лауреатлары язучы Марк Зарецкий һәм шагыйрә Роза Кожевникова булды. Соңгы кат премияне…
Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый һәр татарның күңелендә.   Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге җиткерүенчә,  25 нче февральдә Ташкентта татарның бөек улы Гаяз Исхакый истәлегенә  искә алу кичәсе булган. Биредәге татар милли-мәдәни агарту үзәге тарафыннан оештырылган чара  Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында  эшләп килүче  милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дуслык…
Быел җәмәгать эшлеклесе, күренекле сәясәтче, язучы, драматург татар милләте лидеры Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел. Әлеге уңайдан 1 мартта Чистайның Яуширмә авылында «Cүнә белми торган ялкын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.  Анда Исхакыйның авылдашлары, туганнары, Татарстан язучылары һәм әдипнең иҗатын озак еллар өйрәнгән, авылдагы Исхакый музеен оештыруда ярдәм иткән, музейга…
   Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең  тууына 110 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. Кичә  композитор Хөснул Вәлиуллинның Фатих Хөсни сүзләренә иҗат ителгән «Кошлар тынды» җыры көенең язмасы белән башланып китте. Экранда  Фатих Хөснинең тормышын һәм…
Страница 1 из 28
Союз писателей РТ