Вакыйгалар - Татарстан язучылар берлеге
Иртәгә – 16 майда (пәнҗешәмбе) Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасы янындагы бакчада (Казан, Мөштәри урамы, 14 йорт) Бөек Ватан сугышын узган, сугыш кырларында ятып калган  язучылар, шагыйрьләр истәлегенә кичә узачак. Кичәдә Татарстан язучылары, шагыйрьләр,  фронтовик язучыларның варислары, туганнары, Татарстанның халык артисты Юрий Коган җитәкчелегендәге «Фантазия»  джаз оркестры, Татарстанның халык артисты…
Без – Тукайлы халык   Һәрбер татар җаны шигырь сулап яшәгән апрель аенда Чаллы  шәһәренең барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәният сарайларында Габдулла Тукайга, аның мәңгелек иҗат җәүһәрләренә багышланган искиткеч матур, гамьле кичәләр узды. Ә инде 26 нчы апрель көнне  Тукай һәйкәле янында даһи шагыйребезнең туган көне…
Язучы, әдәбият галиме, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мөхбир - әгъзасы, Россия Федерациясе Гуманитар Академиясенең хакыйкый әгъзасы, Кол Гали, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Галиуллин Тәлгат Нәби улына Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Күренекле  каләм иясе дәрәҗәле премиягә  «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы, «Китек көзге» китабы, «Мы –…
Кичә –ТУГАН ТЕЛ КӨНЕндә – Татарстан язучылары әлеге вакыйгага багышланган күпсанлы чараларда катнаштылар. Казан Федераль Университеты оештырган, күренекле язучы Марсель Галиев иҗатына багышланган чаралар фоторәссам буларак та танылган каләм остасының фотокүргәзмәсен ачудан башланды. Шулай ук бу көнне язучының «Рух» дип аталган китабы да тәкъдим ителде. Язучылар берлегенең Тукай клубында, Казан…
Бүген Татарстанның Биектау районында күренекле драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар уза.      
Дүшәмбе, 21 Гыйнвар 2019 17:06

Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел

Татар язучылары Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында, Ризаэддин Фәхреддин музеенда узган Түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар. Түгәрәк өстәл утырышы Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуга багышланды.      
Страница 1 из 31
Союз писателей РТ